+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 Май 2019, 11:46

«Туганайлар» епархия фестивалендә

Күптән түгел Нефтекама һәм Октябрьскийның Преосвященный епискобы Амвросий фатыйхасы белән Октябрьский шәһәрендә “Пою Богу моему, дондеже есмь” дини музыканың II Пасха епархия фестивале узды.

Күптән түгел Нефтекама һәм Октябрьскийның Преосвященный епискобы Амвросий фатыйхасы белән Октябрьский шәһәрендә “Пою Богу моему, дондеже есмь” дини музыканың II Пасха епархия фестивале узды.
Фестивальне Нефтекама епархиясенең Октябрьский благочинный округы благочинные иерей Сергий Попонин гыйбадәт һәм сәламләү сүзе белән ачты. Аннан соң Башкортстан митрополиясенең Нефтекама һәм Бөре епархияләренең приход һәм хор коллективлары, шулай ук халык һәм академия коллективлары һәм ансамбльләре чыгыш ясадылар. Рус, чиркәү-славян, украин, грек, татар, чуваш телләрендә әсәрләр яңгырады. Шулай ук фестиваль кысаларында рәсемнәр һәм халык осталарының кул эшләре конкурсы үтте.
Дияш авылының «Преображение Господня» храмы настоятеле протоиерей Владимир Кун чакыруы буенча фестивальдә Яңа Балыклы авылыннан Клара Федоровна Топоркова җитәкчелегендәге “Туганайлар” керәшен фольклор ансамбле катнашты. Колектив бу фестивальдә икенче ел катнаша. Бу тапкырында да тамашачыларның көчле алкышлавында уңышлы чыгыш ясады. Оештыручылар үзләренең соклануларын белдерделәр һәм актив катнашкан өчен ихлас рәхмәт әйттеләр, диплом тапшырдылар.
Ансамбль әгъзалары анда баруны оештырган өчен протоиерей Владимир Кунга, транспорт белән тәэмин иткән өчен “Олимп” ФСК директоры С.М.Скарякинга, уңышлы йөртеп алып кайткан өчен шофер А.Зоринга рәхмәтлеләр.
Ирина АЛЬТЕЕВА, фольклор ансамбле әгъзасы.
Читайте нас: