+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 Май 2019, 11:36

Ватанны сакларга әзер!

Укучыларны хәрби хезмәт нигез-ләре буенча әзерләү гомуми белем бирү учреждениеләренең 10нчы сыйныфлар үсмерләре өчен хәрби җыеннар үткәрүне күзаллый. 13-17 майда Иске Маты мәктәбендә 35 сәгатьлек уку программасы буенча биш көнлек уку җыены үтте.

Укучыларны хәрби хезмәт нигез-ләре буенча әзерләү гомуми белем бирү учреждениеләренең 10нчы сыйныфлар үсмерләре өчен хәрби җыеннар үткәрүне күзаллый. 13-17 майда Иске Маты мәктәбендә 35 сәгатьлек уку программасы буенча биш көнлек уку җыены үтте.


Җыен барышында тактик, радиацион, химик һәм биологик саклану, гомуми хәрби устав, сафта йөрү, утлы коралдан ату, физик әзерлек, медицина белеме һәм хәрби хезмәт нигезләре өйрәнелде. Тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге нигезләре преподавательләре үсмерләр белән теоретик, шулай ук практик занятиеләр үткәрделәр. Җыеннарның соңгы көнендә егетләр Алкино поселогы хәрби часте полигонында автоматтан аттылар, аның барышында һәр үсмер сугышчан патроннар белән атуның башлангыч күнегүләрен үтәде.


Җыеннар үткәрү шартлары хезмәттәгегә максималь якынайтылды. Барлык балалар камуфляж формада, автомат макетлары, сапер көрәге, противогаз белән коралландылар. Уку көннәре төрле чараларга бай булды. Занятиеләрдән соң күмәк-мәдәни чыгышлар оештырылды, спорт ярышлары үткәрелде. Авыл биләмәсенең үзешчән сәнгатьтә катнашучылары укучылар өчен концерт әзерләде.


Уку җыеннары оешкан төстә үтте. Иске Маты мәктәбе коллективы уку җыеннары өчен барлык шартлар булдырды, занятиеләргә урыннар оештырды, югары калорийлы сыйфатлы туклану белән тәэмин итте.


Бакалыдагы 1нче һәм 2нче, Иске Корыч, Боҗыр, Мостафа, Иске Маты урта мәктәпләре укучылары хәрби әзерлекнең барлык төрләрендә үзләрен барысыннан яхшы итеп күрсәттеләр.


Укучылар Булат Хәсәнов, Илдар Әхмәтдинов, Богдан Митрофанов (Бакалыдагы 1нче мәктәп), Антон Иванов (Бакалыдагы 2нче мәктәп), Рәмис Гайсин һәм Денис Мәсәлимов (Иске Корыч мәктәбе), Илдус Насыйбуллин һәм Айнур Хаҗиев (Мостафа мәктәбе) хәрби хезмәт нигезләре һәм спорт әзерлеге буенча югары казанышлар һәм нәтиҗәләр күрсәттеләр. Уку җыеннарын ябуда мәгариф бүлеге начальнигы Л.Р.Галиева, Бакалы һәм Шаран районнары буенча хәрби комиссар подполковник И.И.Мостафин катнаштылар. Мәктәп директорлары, авыл халкы килде, Иске Маты мәктәбе укучылары тамашалы концерт номерлары бүләк иттеләр. Ватанның булачак саклаучыларын хуплау һәм күрү өчен Бакалыдагы 1нче һәм 2нче, Иске Корыч мәктәпләреннән сыйныфташ кызлары килделәр. Үсмерләр дә аларның өметләрен акладылар - тантаналы маршта барысы да чын солдатлар кебек сафта төгәл адымнар һәм җыр белән үттеләр.

Хәрби уку җыеннары армиягә чакырылу алды яшендәге егетләргә кыр шартларында армия көннәре турында белергә, корал белән танышырга, хәрби хезмәт нигезләре буенча башлангыч белемнең, хәрби дисциплинаның, сугышчан дуслыкның кирәклегенә инанырга, шулай ук Русия Кораллы көчләре сафында хәрби хезмәт үтү өчен кирәкле мораль-психологик һәм физик сыйфатлар формалаштырырга ярдәм итте.

Барлык үсмерләр үзләрен лаеклы күрсәттеләр һәм беренче сынауны намус белән үттеләр.


Валерий ФРОЛОВ, уку җыеннары начальнигы.
Читайте нас: