+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 Май 2019, 12:08

Яңа Илек авылында Җиңү бәйрәме

Яңа Илек авылында яшәүчеләр бөтен ил белән бергә фашист Германиясен Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм иттеләр. Сугыш елларында безнең авылдан фронтка 168 яугир китте, 90ы әйләнеп кайтты, 78е һәлак булды яки хәбәрсез югалды.

Яңа Илек авылында яшәүчеләр бөтен ил белән бергә фашист Германиясен Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм иттеләр. Сугыш елларында безнең авылдан фронтка 168 яугир китте, 90ы әйләнеп кайтты, 78е һәлак булды яки хәбәрсез югалды.
Бүгенге көндә авылда бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны да калмады, әмма бу бәйрәмгә турыдан-туры катнашлыгы булган 6 тыл эшчәне бар, без аларны хөрмәт итәргә һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт әйтергә тиешбез. Алар хөрмәтле В.К.Батыркаев, А.Г.Ильин, А.П.Максимова, Е.Н.Така-шова, К.В.Такашова, Д.И.Чернов.
Җиңү көнендә авылда “Үлемсез полк” хәрәкәте оештырылды, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган обелиск янында тантаналы митинг узды, аны Килей авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Р.М.Фатыйхов ачты. Ул, шулай ук “ХПП-Бакалы” җәмгыяте директоры, муниципаль район Советы депутаты П.М.Кириллов һәм Яңа Илек мәктәбе директоры вазыйфасын вакытлыча башкаручы С.А.Жадова җыелучыларны Бөек Җиңү белән котладылар, ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм баш очында тыныч күк йөзе теләделәр. Чыгыш ясаучылар тарафыннан ата-бабаларыбызның чыдамлыгы, кыюлыгы, фидакарьлеге, шулар нәтиҗәсендә ул каты сугышта каршы торулары һәм җиңүләре турында күп сөйләнелде.
7нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Л.Д.Кириллова белән сәламләү һәм концерт номерлары әзерләгән иделәр. 9 Май безнең өчен бөтенхалык бәйрәме генә түгел, бәлки әйләнеп кайту насыйп булмаганнар истәлегенә Хәтер көне, Сагыш көне дә булды.
Традиция буенча тантаналы очрашу бу сугышта көрәшүчеләрне һәм җиңүчеләрне хөрмәт итеп бер минут тынлык һәм венок салу белән тәмамланды.
Григорий КАРПОВ,
мәдәният йорты методисты.
Читайте нас: