+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 Май 2019, 11:47

Яшәсен КВН!

Октябрьский шәһәрендә Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы карамагында торган социаль хезмәтләндерү дәүләт стационар учреждениеләре хезмәткәрләре коллективлары арасында КВН уены фестивале үткәрелде. Фестиваль Театр елына багышланды.

Зал тамашачылар белән тулы иде, күпләр үз командаларын хуплау өчен плакатлар һәм транспорантлар белән килделәр.
КВН уены фестивале фристайл рәвешендә үтте, һәр команда «Бөтен дөнья – театр...» темасына номер әзерләде. Командаларның чыгышын компетентлы жюри бәяләде.
БРның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы вәкилләре почетлы кунаклар булдылар. РФ дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәтләндерүе хезмәткәрләренең гомумрусия профсоюзы республика оешмасы рәисе урынбасары Регина Якупова командаларга акчалата бүләк белән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Фестиваль йомгаклары буенча 20 команда арасында Стәрлетамак психоневрологик интернаты Гран-прига ия булды. Безнең психоневрологик интернатның “Не как у людей” командасы мактаулы беренче урынны яулады!
Әзерлек вакытында безнең командага биргән киңәшләре өчен Бакалыдагы 2нче мәктәп укытучысы А.В.Немовка зур рәхмәт белдерәбез.
Рушат ҖИҺАНШИН, психоневрологик интернатның мәдәни оештыручысы.
Читайте нас: