+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 Май 2019, 11:53

Гөлнараның игелеге чиксез

Авыл иртәсе. Сызылып таң ата. Авыл татлы йокысыннан уянып бетмәгән әле. Шөкер, Яңа Маты авылында төн тыныч үтте. Иң мөһиме - авыл халкының барчасы да таза-сау. Кешеләр сәламәтлеге сагында торучы авыл фельдшеры Гөлнара Уршеева яңа көннең тәүге иртәсендә күңеленнән шулай дип сөенеп куйды.

Авыл иртәсе. Сызылып таң ата. Авыл татлы йокысыннан уянып бетмәгән әле. Шөкер, Яңа Маты авылында төн тыныч үтте. Иң мөһиме - авыл халкының барчасы да таза-сау. Кешеләр сәламәтлеге сагында торучы авыл фельдшеры Гөлнара Уршеева яңа көннең тәүге иртәсендә күңеленнән шулай дип сөенеп куйды.
Гөлнара Фәнил кызы Уршеева 26 ел гомерен яраткан һөнәренә - фельдшерлык эшенә багышлады. Авыл халкы бик хөрмәт итә үзен. Туймазы медицина колледжын «фельдшер» белгечлеге буенча тәмамлаганнан соң, яшь кыз туган районыбызга кайтып, 1993 елда Яңа Маты авылы ФАПында хезмәт эшчәнлеген башлады. 19 елдан артык Яңа Маты фельдшерлык-акушерлык пунктына мөдирлек итә. Авыл фельдшеры эшенең мәшәкатьле булуын кем генә аңламый?! Ничәмә-ничә кеше сәламәтлеген кайгырта ул, авырулар янына күп бара, ярдәм күрсәтү өчен төн уртасында да уятып алып чыгып китәләр. Ә участок территориясенә Мулланур, Петровка, Красная Горка, Ворсинка авыллары да керә. Анда 369 кеше яши, алар арасында балалар, инвалидлар, эшләүчеләр бар.
Фельдшерның бурычы медпунктта авыруларны кабул итү белән генә чикләнми. Төштән соң ул сумкасын тотып, ЭКГ аппаратын асып, авылда яшәүчеләрнең өйләренә бара. Авылда өлкәннәр күп булганлыктан, иң элек аларның хәлләрен белә. Берсенә укол ясый, икенчесенең кан басымын үлчи, ә өченчеләр аның җылы киңәшләренә бик мохтаҗ. Авыл халкы фельдшерыбыздан бигрәк уңды. Ул һәр кешегә карата игътибарлы, яхшы күңелле, безнең өчен алыштыргысыз кеше. Олыларны, аеруча балаларны, яхшы дәвалый. Аның кебекләрне Ходай Тәгалә үз эшенең остасы итеп яраткан.
Гөлнара Фәнил кызы авылыбызның уңган егете Юрий Дмитриевич белән бәхетләрен шәһәрдән эзләмәделәр. Үз көчләре белән матур йорт төзеделәр. Кызы Екатерина кияүдә. Тормыш иптәше Дмитрий белән нәни Игорьны үстерәләр. Карина районның 2нче мәктәбендә 11нче сыйныфта «5»ле билгеләренә генә укыды. Әнисе юлын сайларга тели. Никита 7нче сыйныфны тәмамлый, ул да уку алдынгысы.
Хатын-кызларга хас булганча, Гөлнара Фәнил кызы матурлык ярата. Өендә тәртип, бакчасы караулы, ихатасында чәчкә түтәлләре - боларның барысы да аның уңган куллары белән булдырылган. Вахта ысулы белән Төньякта эшләгәнлектән тормыш иптәшенә еш кына гаиләсеннән читтә булырга туры килсә дә, уңган хуҗалар мал-туар тоталар, кош-корт үстерәләр.
- Гөлнара Фәнил кызы пациентларына карата һәрвакыт игелекле, ярдәмчел, игътибарлы, ул хәстәрлекле килен, авыл Советының актив депутаты, Яңа ел кичәләрендә, үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша, - ди Иске Маты авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Т.В.Кудряшова.
Гөлнара Фәнил кызы безне, өлкәннәрне, ачык йөзе, тәмле сүзе белән дәвалый, яшәргә көч бирә. Тынгысыз хезмәтендә аңа уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Фирая Кадыйрова,
педагогик хезмәт ветераны.
Яңа Маты авылы.
Читайте нас: