+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 Май 2019, 11:02

Хәерле юл, мәктәпне тәмамлаучылар!

Быел район мәктәпләрен 131 унберенче һәм 301 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Районның барлык мәктәпләрендә 23 һәм 25 майда алар өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

Быел район мәктәпләрен 131 унберенче һәм 301 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Районның барлык мәктәпләрендә 23 һәм 25 майда алар өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Мәктәпне тәмамлаучылар өчен - бу моңсу, укытучылар, сыйныфташлар белән дулкынландыргыч хушлашу, күп эмоцияләр һәм кичерешләр, чөнки шушы көннән яңа тормыш башлана.
Буыннар алышынып торса да, традицияләр шул ук кала: бу көнне мәктәп вальсы, укытучыларның, әти-әниләрнең, хакимият, район предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләренең үгет-нәсыйхәт сүзләре яңгырый, һәм, әлбәттә, мәктәпне тәмамлаучыларның һәм беренче сыйныф укучыларының кулында кыңгырау чыңлый.
Кадерле мәктәпне тәмамлаучылар, шушы истәлекле дата белән сезне тәбриклибез! Йомгаклау имтиханнарында, куелган максатларга ирешүдә уңышлар телибез. Соңгы кыңгырау сезнең зурлар тормышына аяк басуыгызны белгертсен, ә шушы еллар эчендә мәктәптә алган белемнәрегез сокландыргыч яңа ачышларга китерсен. Изге юллар сезгә!
Читайте нас: