+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 Май 2019, 11:02

Лаеклы хезмәт иттеләр

Безнең районда 200дән күбрәк ветеран-чик буе сакчысы яши, аларның иң өлкәненә 80 яшьтән артыграк.

Безнең районда 200дән күбрәк ветеран-чик буе сакчысы яши, аларның иң өлкәненә 80 яшьтән артыграк.


Чик буе сакчыларының урындагы җәмгыяте советына район хакимиятенең мобилизация эше буенча баш белгече С.Б.Такашов җитәкчелек итә. Узган елда чик буе гаскәрләренең 100 еллыгына Мәдәният сарае территориясенең Дан аллеясында чик буе сакчыларының һәм иганәчеләрнең көче белән мемориаль стела урнаштырылды, иң яхшыларга наградалар тапшырылып, зур бәйрәм үтте. Бакалының чик буе сакчылары Ямал-Мәскәү күмәк автойөрешендә, Бөгәбаш авылында Советлар Союзы Герое Василий Ильич Утинның тууына 10 ел тулуга багышланган һәйкәл ачуда катнаштылар. Районда яшәүчеләр һәм хәрби элита вәкилләре легендар якташ белән горурланалар. Шуны да билгеләп үтик: Башкортстанның Советлар Союзы Геройлары арасындагы ул бердәнбер чик буе сакчысы.


Бакалылар-чик буе сакчылары патриотик юнәлештәге эш алып баралар – район бәйрәмнәрендә катнашалар, укучылар белән очрашалар, хәйрия ярдәме күрсәтәләр. Чик буе сакчылары активистлары арасында Александр Дырнаев, Валерий Кириллов, Мирзанур Емелев, Сәгыйть Гыйлаҗев, Вячеслав Сидоров, Степан Кутлин, Сергей Матвеев, Рөстәм Нуртдинов, Илмир Мохтаров, Фәрит Габдрәхимов, Сергей Ермаков, Наил Ситдыйков, Владимир Сафуанов, Александр Колесников, Рәфит Сайранов, Эдуард Филиппов һәм башкалар бар. Аларны Чик буе сакчысы көне белән котлыйбыз һәм ветераннарның иң яхшы традицияләрен үсеп килүче буын дәвам итәчәгенә ышанабыз.

Читайте нас: