-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 Май 2019, 11:55

САК булыгыз: геморрагик бизгәк

Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк - кешенең вак кан тамырларын, бөерләрен, үпкәсен һәм башка органнарын зарарлаучы авыр, йогышлы авыру.

Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк - кешенең вак кан тамырларын, бөерләрен, үпкәсен һәм башка органнарын зарарлаучы авыр, йогышлы авыру.
Тычкансыман кимерүчеләр инфекция чыганагы булып торалар. Аның вирусы йогышланган җәнлекләрнең бүлендекләре белән тышкы мохиткә эләгә.
Инфекция йогуның төп юлы – кимерүчеләрнең кипкән бүлендекләре булган һава-тузан юлы, нәтиҗәдә вирус кеше организмына эләгә. Сирәгрәк контакт-көнкүреш (тәмәке тарту һәм пычрак куллар белән ашау яки җәнлекләр белән турыдан-туры контакт) һәм алиментар (йогышланган җәнлекләр кимерә башлаган, аларны термик эшкәртмәгән туклану продуктлары кулланганда йогышлану очрый. Авыру кешедән кешегә йокмый.
Йогышланудан алып авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәнгә кадәр 7-25 көн (уртача - 17 көн) үтә. Авыру башлану гадәти кискен респиратур инфекциягә охшаган: тән температурасы күтәрелә, баш, мускуллар авырту, гомуми хәлсезлек барлыкка килә, аппетит югала, кайвакыт күңел болгана һәм костыра. Кайбер авыруларда катараль күренеш (танау тыгыла, коры ютәл, авыз куышлыгы гиперемиясе) барлыкка килә, күзләрнең күрү сәләте кыска вакытка начарая. Санап кителгән симптомнарга бил һәм эч авырту, кайвакыт тән чабыру өстәлә. Бөерләр функциясе бозыла, сусау, авыз кибү, очкылык тоту борчый.
Әгәр җәйге һәм көзге чорда йогышлану хәвефе урманнарга барганда, бакчаларда килеп туса, кышын йогышлану очраклары көнкүрештә һәм производствода була. Бу урман кимерүчеләре, аерып алганда соры кыр тычканнарының, торак һәм производство биналарына үтеп керүе белән бәйле. Һава температурасы кинәт үзгәргәндә, кар катламы юка булганда кимерүчеләр урманнардан якындагы корылмаларга күченәләр һәм, алар күп булганда, торак биналарга оялыйлар.
Бөер синдромы белән геморрагик бизгәкне профилактикалауның специфик чаралары юк, ягъни бу авыруга каршы вакциналар яки специфик иммун глобулины юк. Бөер синдромы белән геморрагик бизгәкне кисәтү гомуми санитар чараларга һәм кимерүчеләргә каршы көрәшкә кайтып кала.
Бөер синдромы белән геморрагик бизгәкне профилактикалау максатларында тузанлы эшләр башкарганда бияләйләр һәм респиратор яки мамык-марля бәйләвечләр кулланырга, биналарны юешләп җыештырырга, азык-төлек кимерүчеләр керә алмаслык урында, тимер, тыгыз ябылучы тарада сакланырга тиеш. Юылмаган куллар белән тәмәке тарту һәм туклану катгый тыела, тере яки үлгән кимерүчеләргә бияләйләр яки резин перчаткалар кими торып кагылырга ярамый. Юк итү чаралары белән бергә территорияне санитар тазарту үткәрелергә тиеш, ул көнкүреш чүп-чарын, ауган агачларны, үсемлек һәм эре габаритлы калдыкларны тазартуны үз эченә ала.
Авыру билгеләре сизелә башлау белән мөмкин кадәр тизрәк яшәү урыны буенча табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Исегездә тотыгыз, дәвалауны вакытында башлаганда, авыру җиңелрәк үтә һәм эшкә сәләтлелек тизрәк кире кайта.
Алина МУСИНА,
район үзәк дәваханәсе табибә-эпидемиологы.
Читайте нас: