0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 Май 2019, 12:22

Сау бул, беренче Укытучы!

Балаларга дөрес юл күрсәтәчәк, яхшылыкка һәм гаделлеккә өйрәтәчәк укытучыны очрату зур бәхет. Кеше тормышында күп нәрсә беренче укытучысының нинди булуына бәйле. Нәкъ ул, беренче остаз, белем юлы буйлап безгә иң беренче, шундый мөһим адымнарны ясарга ярдәм итә. Нәкъ беренче укытучы балалар алдында фән һәм сәнгатьнең гаҗәеп дөньясына ишек ача, игелекле, түземле, игътибарлы булырга өйрәтә.

Балаларга дөрес юл күрсәтәчәк, яхшылыкка һәм гаделлеккә өйрәтәчәк укытучыны очрату зур бәхет. Кеше тормышында күп нәрсә беренче укытучысының нинди булуына бәйле. Нәкъ ул, беренче остаз, белем юлы буйлап безгә иң беренче, шундый мөһим адымнарны ясарга ярдәм итә. Нәкъ беренче укытучы балалар алдында фән һәм сәнгатьнең гаҗәеп дөньясына ишек ача, игелекле, түземле, игътибарлы булырга өйрәтә.
Бакалыдагы 1нче мәктәпнең 4 “А” сыйныфы балаларына уң килде: тормыш юлы башында аларга нәкъ шундый күркәм педагог очрады. Талантлы кеше һәм укытучы Альбина Фәнәвисовна Латыйповада барлык кирәкле сыйфатлар: балаларга карата игътибарлылык, акыл, сизгерлек, түземлелек, бетмәс-төкәнмәс энергия яраша. Ул балаларны укырга һәм язарга гына түгел, бәлки һәрьяклы үсеш алган, якын кешеләрен хөрмәт итә һәм ярата белгән чын кешеләр булырга да өйрәтте.
Тормыш балаларны Альбина Фәнәвисовна белән очраштырган өчен язмышыбызга рәхмәтлебез. Акыллы, үткен карашлы һәм йомшак, ягымлы елмаюлы. Дәресләрдә ул җитди, катгый һәм гадел булды. Әмма тәнәфесләрдә һәм дәрестән соңгы вакытта укучыларның хәстәрлекләре, борчылулары, проблемалары белән яшәде. Балаларыбыз өчен ул безгә, әти-әниләргә, караганда да ныграк борчылгандыр, мөгаен. Барлык дүрт ел дәвамында һәр укучыга барысы да кулыннан киләчәгенә һәм барысы да яхшы булачагына инанырга ярдәм итәргә тырышты. Дәресләр, конкурслар, экскурсияләр һәм башка күп чаралар балаларның хәтерендә мәңге сакланачак.
Шушы елларда шатлыклар, кайвакыт уңышсызлыклар да булды, ә алар җиңүләр һәм бәйрәмнәр белән алышынды. 28 бала укыган безнең сыйныфта төрле конкурсларда, олимпиадаларда, фестивальләрдә катнашмаган һәм бүләкләр: грамоталар, дипломнар, рәхмәт хатлары алмый калган бер генә бала да булмавы моның дәлиле. Укытучы балаларны активлыкка, үзләренә ышанырга, җиңүгә омтылырга өйрәтте.
Балалар 5нче сыйныфка күчәләр, алар беренче укытучылары белән хушлашалар. Безнең һәм балаларыбызның йөрәгендә Альбина Фәнәвисовна күп уңай эмоцияләр, чагу мизгелләр калдыра, һәм без моның өчен аңа рәхмәтлебез. Шушы елларда аның белән аралашып, без ыгы-зыгылы тормышта игелеклелек, матурлык һәм түземлелек кебек кыйммәтләрнең күп булуын аңладык.
Балаларыбызның беренче укытучысына ару-талуны белми эшләвен, шундый ук игелекле һәм якты күңелле булып калуын телибез.
Айгөл КИРЗЕЕВА,
әни.
Читайте нас: