-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 Май 2019, 12:01

Эчкечелек, тәмәке тарту, наркоманиянең зыяны

Эчүчелек, тәмәке тарту, наркоманиянең зыяны турында барысы белә, бу турыда күп язалар һәм сөйлиләр. Бу зарарлы гадәтләргә бәйле кешеләргә һәм аларның гаиләләренә күп бәлаләр китерә. Чөнки начар гадәтләр йогынтысы нәтиҗәсендә гомер озынлыгы шактый кыскара, үлемнәр арта. Бәйлелеге булган гражданнарның балалары күбесенчә җитешсезлекләр белән туа.

Эчүчелек, тәмәке тарту, наркоманиянең зыяны турында барысы белә, бу турыда күп язалар һәм сөйлиләр. Бу зарарлы гадәтләргә бәйле кешеләргә һәм аларның гаиләләренә күп бәлаләр китерә. Чөнки начар гадәтләр йогынтысы нәтиҗәсендә гомер озынлыгы шактый кыскара, үлемнәр арта. Бәйлелеге булган гражданнарның балалары күбесенчә җитешсезлекләр белән туа.
Тәмәке тарту нинди зыян китерә?
Тәмәкенең кеше организмына никадәр зыянлы булуы хакында күпме генә сөйләсәләр һәм язсалар да, бу алым халыкны начар гадәттән туктата алмый. Ир-атларга ияреп хатын-кызлар да тәмәке көйрәтә. Авызына тәмәке капкан яшүсмерләрне күргәч, яшь организмның күпме зарарлы матдәләргә дучар булганын уйласаң, кызганыч булып китә. Тәмәке тарту көйрәтүченең үзеннән тыш, янәшәдәгеләрнең сәламәтлегенә зур зыян сала. Пассив көйрәтүчеләр шул ук күләмдә зарарлы һава суларга мәҗбүр. Бу файдасыз шөгыль бихисап чирләрнең килеп чыгышына сәбәп була.
Эш шунда: никотин үсемлек чыгышлы куркыныч агуларның берсе дип исәпләнелә. Тын юллары авырулары, астма, туберкулез, үпкә рагы, матдәләр алмашынуы бозылу, пневмония һәм башка бик күп авыруларның башы тәмәкегә бәйле. Йөрәк-кан тамырлары авыруларына тәмәке тартканнар өч тапкырга артыграк дучар була. Тәмәке көйрәтүчеләрдә тартмаганнар белән чагыштырганда югарыда телгә алган авырулар барлыкка килү куркынычы зуррак.
Алкогольнең зыяны
Алкогольле эчемлек ашказанының һәм эчәклекнең лайлалы катламына бик тиз сеңә, санаулы минутларда канга эләгә, кан аша исә ул баш миенә, бавырга керә. Баш мие тышчасының эшчәнлеген киметә: фикер туплау бозыла, игътибар кими, уйлар таркала. Тире астындагы капиллярлар киңәя, шуңа да канның тирегә килүе арта, җылыткандай тоела.
Спиртлы эчемлекләрне дәвамлы куллану сәламәтлеккә зур зыян сала: бавыр бозыла, кан басымы күтәрелә, йөрәк авырулары килеп чыга, инсульт, яман шеш авырулары (бигрәк тә авыз куышлыгында, ашкайнату юлларында), панкреатит көтеп кенә тора. Эчкечеләрнең 10-20 процентында бавыр циррозы барлыкка килә, ул исә дәвалануга бирелми торган чиргә әверелә. Цирроз өстенә күп эчкечеләрдә алкоголь гепатиты күзәтелә. Бавыр зарарлану канда шикәр артуга китерә. Ашказанының лайлалы катламына җимергеч тәэсир итә, аны чиргә сабыштыра. Лайлалы катламның һәрдаим алкоголь тәэсирендә булуы ашказаны ялкынсынуына китерә. Һәрдаим исерек хәлдә булган кеше эчә торган спиртлы эчемлегенең чамасын һәм контрольне югалта.
Наркотик матдәләр
Барлык наркотик матдәләр организмга тәэсир итү буенча ике төп төргә - ярсытучы матдәләр һәм депрессия китереп чыгаручы препаратларга бүленә. Наркотик матдәләрне канга өзлексез кертеп тору нәтиҗәсендә организмда авыртуны киметүче матдәләр эшләү туктала. Кеше үз тәненә киемнәр кагылудан һәм хәтта тамырларның тибешеннән, хәрәкәт иткәндә буыннарның ышкылуыннан да авырту тоя башлый. Аның гәүдәсе туктаусыз сызланып торган тоташ ярага әйләнә. Наркотиклар булмаганда һәр наркоман бик нык газап чигә. Наркоманнар үзләре аны сызлану (ломка) дип атыйлар. Ул организмда наркотик 12-48 сәгать булмаганда барлыкка килә. Бер тапкыр гына булса да сызлану газабын кичергән кеше теләсә нинди җинаятькә барырга әзер.
Сүзне йомгаклап, тәмәке тарту, алкоголизм һәм наркомания медицина хезмәткәрләрендә генә түгел, бәлки үз сәламәтлекләре, шулай ук балаларының сәламәтлеге һәм иминлеге турында борчылган барлык кешеләрдә гаять зур хәвеф тудыруы турында әйтергә кирәк. Торган саен күбрәк кеше булачак буын турында уйлана, шуңа күрә алар балаларны, үсмерләрне, зарарлы гадәтләргә бирелмәгән барысын бу бәладән саклап калырга телиләр. Кешене эчтән һәм тыштан үтерүче шушы өч гадәтнең үсешен кисәтү буенча зур эш үткәрергә кирәк.
Спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке, наркотиклар таралуын кисәтү буенча ныклы чаралар күрелмәсә, сәламәт яшәү рәвеше пропагандасы булмаса, кешелек дөньясының киләчәге бөтенләй булмаска мөм-кин.
М.САДЫЙКОВ, «Роспотребнадзор»ның БР буенча идарәсенең Туймазы территориаль бүлеге начальнигы.
Читайте нас: