+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 Май 2019, 11:56

Эшебезне яратып башкарабыз

Безнең фельдшерлык-акушерлык пункты Иске Маты, Дубровка, Кызыл Бүләк, Сазановка авыллары халкын хезмәтләндерә. Аларда 900 тирәсе кеше яши. Аларны шәфкать туташы Наталья Георгиевна Савельева белән икәү хезмәтләндерәбез. Ул көн саен, төрле һава торышында да, еш кына җәяүләп үзе яшәгән Яңа Маты авылыннан килә. Безнең территориягә шулай ук участок терапевты Фәимә Миңлебаевна Сунарголова һәм педиатр Ферүзә Мәдәминовна Шәрипова беркетелгән.

Пациентлар өчен яхшы гына шартлар тудырылган. 190 кв. метр мәйданлы ФАП бинасы газ белән җылытыла, шулай итеп комфортлы режим тәэмин ителә.
Балаларга аерым игътибар бирәбез, безнең күзәтчелек астында бер яшькәчә 5 сабый, 18 яшькә кадәр 280 бала үсеп килә. Тагын бер бала туганын көтәбез, узган елда өч бала дөньяга килде. Кызганычка каршы, 22 кеше вафат булды.
Ай саен участок табибы белән шәфкать туташы һәм смотровой кабинет шәфкать туташы план буенча авылда яшәүчеләргә диспансер каравы үткәрәләр. Бу эштә авыл биләмәсе башлыгы Кудряшова Татьяна Валерьевна зур ярдәм күрсәтте. Район үзәгенә бару өчен транспорт бирелде. Диспансеризация кысаларында авыл халкының 99,8 проценты тикшерелде. Октябрьдә район үзәк дәваханәсеннән участок терапевты, невролог, окулист һәм смотровой кабинет шәфкать туташы поликлиника мөдире җитәкчелегендә ФАПка килеп күчмә кабул итү үткәрделәр. Шулай ук безгә күчмә флюорография җиһазы китерелде, анда 161 кеше тикшерелде. Район үзәк дәваханәсенә килеп маммографта 47 кеше тикшерелде.
Узган елда 127 мең сумлык дару сатылды.
Ел дәвамында гепатит, дифтерия, кызылча, кызамык, грипп эпидемиясенә, шулай ук котыру, туляремия, талпан энцефалитына каршы профилактик чаралар үткәрәбез.
Авылларда яшәүчеләр белән санитар-агарту эше алып барыла. Санитария, профилактика буенча әңгәмәләр белән 700ләп кеше чолгап алынды. Сәламәт яшәү рәвеше, тәмәке тарту һәм алкоголь куллануның зыяны турында әңгәмәләр үткәрелә һәм фильмнар күрсәтелә.
Авыл биләмәсе башлыгы, район үзәк дәваханәсе, мәшгульлек үзәге, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре белән бергә имин булмаган гаиләләрне йөреп чыктык. Иректән мәхрүм ителү урыннарыннан кайтканнарга, авыруларга, спиртлы эчемлекләр куллану белән мавыгучыларга аерым игътибар бирәбез. Алар барысы да исәптә тора.
Венера Габсаттарова,
Иске Маты фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире.
Читайте нас: