+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 Май 2019, 13:41

Ахманлылар призлы урынны алдылар

Бүгенге дөньяда тормыш бер урында гына тормый. Шәһәрләр, күккә ашкан йортлар төзелә. Ә Ахман авыл биләмәсендә төп байлык булып анда яшәгән кешеләр тора. Ахманлылар һәм балыклылар - бик актив кешеләр, авыл биләмәсе хакимияте белән бергә территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчелегендә авылны төзекләндерү буенча төрле шимбә өмәләрендә катнашалар: зиратлар, төзелеп килүче храм территорияләрендәге үләннәрне чабалар, буа ярларын чүп-чардан даими тазарталар, урман посадкаларын ауган агачлардан арындыралар, агачлар һәм куаклар утыртып, авылны яшелләндерү буенча акцияләрдә катнашалар.

Бүгенге дөньяда тормыш бер урында гына тормый. Шәһәрләр, күккә ашкан йортлар төзелә. Ә Ахман авыл биләмәсендә төп байлык булып анда яшәгән кешеләр тора. Ахманлылар һәм балыклылар - бик актив кешеләр, авыл биләмәсе хакимияте белән бергә территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчелегендә авылны төзекләндерү буенча төрле шимбә өмәләрендә катнашалар: зиратлар, төзелеп килүче храм территорияләрендәге үләннәрне чабалар, буа ярларын чүп-чардан даими тазарталар, урман посадкаларын ауган агачлардан арындыралар, агачлар һәм куаклар утыртып, авылны яшелләндерү буенча акцияләрдә катнашалар. Инициативалы бюджетлау программасы нәтиҗәсендә авыл яңара - храм төзелә, балалар мәйданчыгы урнаштырылды, зиратлар каралды. Гомуми тырышлык белән авылда тормыш яхшыра һәм уңайлыракка әйләнә.
Боларның барысы күрелми калмый. 17 майда “Башкортстан Республикасының муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясенең VIII съездына багышланган чараларга муниципалитетлар, федераль һәм республика дәүләт власте органнары вәкилләре урындагы үзидарәне алга таба үстерү мәсьәләләрен, муниципаль берәмлекләрнең актуаль проблемаларын тикшерү һәм аларны хәл итү өчен республика башкаласына җыелдылар. Съезд делегатлары уңай тәҗрибәләре белән бүлештеләр, муниципалитетлар эшенә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләрне тикшерделәр, якын киләчәккә мөһим бурычларны билгеләделәр, аларның иң әһәмиятлеләре - муниципаль идарә сыйфатын һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, халыкка үзенең социаль һәм икътисади хокукларын тормышка ашыру өчен бердәй мөмкинлекләр булдыру максатларында урындагы үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән карарларның нәтиҗәлелеген арттыру.
Бакалы районы делегациясенә муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, район Советы рәисе М.А.Киршина, Совет секретаре З.С.Зыязетдинов, авыл биләмәләре башлыклары керде. Съездның пленар өлеше алдыннан тантаналы программа булды. Безнең Ахман биләмәсе “Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлекләре” конкурсының “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә яшәүчеләр белән нәтиҗәле “кире элемтәне” тәэмин итү, территориаль җәмәгать үзидарәсен үстерү һәм урындагы үзидарәне башка формаларда тормышка ашыруда (тормышка ашыруда катнашуга) гражданнарны җәлеп итү” номинациясендә призчы булды, почетлы 3нче урынны яулады.
Дәүләт бүләкләрен тантаналы шартларда Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбиров тапшырды. Радий Фәритович чыгышын сәламләү сүзләреннән башлады. Хәзерге кешенең уңайлы яшәве өчен торак пунктларда чисталык һәм тәртип, яхшы юллар, мәктәпләрнең, дәваханәләрнең, магазиннарның көйле эшләве һәм башка күпләр кирәк булуы турында сөйләде. Һәм боларның барысы көндәлек игътибар таләп итә.
Биләмәнең җиңүе яшәү сыйфатын яхшырту өчен яңа эшләргә рухландыра һәм юнәлтә.
Зөфәр ЗЫЯЗЕТДИНОВ,
муниципаль район Советы секретаре.
Читайте нас: