+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 Май 2019, 13:36

“Бәяләр түбән, сыйфат яхшы!” – “Роснефтепродукт” компаниясе шундый принцип буенча эшли

Бик кыска вакыт эчендә – бары 2 атнада – Бакалы авылы, Октябрьская урамы, 97 адресы буенча иске АЗСларның берсе реконструкцияләнде. Хәзер биредә, хәрәкәт күп булган һәм уңайлы урында, яңа “Роснефтепродукт” АЗСы урнашты.Бакалы авылында “Роснефтепродукт” компаниясе - алдынгылыкны тотучы автозаправкалау станцияләре челтәре, Сарьянов Марсель Мәүзирович һәм Газин Артур Маратович аның учредительләре һәм нигез салучылары булып торалар. Без “Бәяләр түбән, сыйфат яхшы!” принцибы буенча эшлибез, - диләр яшь эшкуарлар.

Бик кыска вакыт эчендә – бары 2 атнада – Бакалы авылы, Октябрьская урамы, 97 адресы буенча иске АЗСларның берсе реконструкцияләнде. Хәзер биредә, хәрәкәт күп булган һәм уңайлы урында, яңа “Роснефтепродукт” АЗСы урнашты.
Бакалы авылында “Роснефтепродукт” компаниясе - алдынгылыкны тотучы автозаправкалау станцияләре челтәре, Сарьянов Марсель Мәүзирович һәм Газин Артур Маратович аның учредительләре һәм нигез салучылары булып торалар.
Без “Бәяләр түбән, сыйфат яхшы!” принцибы буенча эшлибез, - диләр яшь эшкуарлар.
Алар төзегән беренче АЗС 2012 елның 6 сентябрендә эшли башлады. Компания “Башнефть” җәмгыяте җитештергән экологик класслы, барлык дәүләт стандартларына туры килгән сыйфатлы Евро-5 ягулыгы сата. АЗСка нефть продуктлары бары тик үзләренең бензин ташу машиналарында гына кайтарыла.
2019 елга компаниянең Шаран, Бакалы, Бүздәк авылларында һәм Туймазы шәһәрендә актив эшләүче дүрт АЗСы бар, 5000нән күбрәк автомобиль аларның клиенты булып тора.
Шуны билгеләргә кирәк, яңа автозаправкалау станциясе заманча дизайны, чагу яктыртылуы, заправкалау постларына уңайлы керү юлы белән аерылып тора. Клиентларга уңайлы булсын өчен ягулык белән заправкалау кулдан акча түләп, шулай ук банк карталары ярдәмендә дә башкарыла. Юридик шәхесләр, бюджет һәм башка оешмалар белән акча күчерү буенча килешүләр төзелә. Шулай ук якын вакытта дизель ягулыгы кайтару һәм сату планлаштырыла.
АЗСта ташламаларның тупланма системасы эшли! Дисконт карталар операторлар тарафыннан бушлай таратыла, аларны алганда һәм ягулык белән заправкаланганда клиентларның карталарына баллар күчә (сумманың 2 проценты), киләчәктә аларга бушлай заправкалана, яисә сутларга, суларга, чәйләргә алмаштыра алалар.
Кампания балалар һәм үсмерләр спортына, Әфганстан ветераннарына иганәчелек ярдәме күрсәтә. Төрле чараларны, шул исәптән халык бәйрәме «Сабантуй»ны үткәрүдә ярдәм итә.
“Роснефтепродукт” автозаправкалау станцияләре челтәре - ышанычлы хәрәкәт итү гаранты ул!
Читайте нас: