+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 Май 2019, 13:47

Дәваханәдә - яшь белгечләр

Ел саен дәваханә коллективы үзенең зур гаиләсенә яшь белгечләр кабул итә. Быел дәваханә белгечләре сафларын талантлы һәм актив яшьләр тулыландырды. Беренче көннәрдән үк алар коллективның җәмәгать тормышына актив кушылдылар.

Ел саен дәваханә коллективы үзенең зур гаиләсенә яшь белгечләр кабул итә. Быел дәваханә белгечләре сафларын талантлы һәм актив яшьләр тулыландырды. Беренче көннәрдән үк алар коллективның җәмәгать тормышына актив кушылдылар.
Аларның алтысы - Туймазы медицина колледжын тәмамлаучылар. Болар Владимир Греков - Юльтимер ФАПы фельдшеры, Гөлфия Калкаманова - интенсив терапия палатасы шәфкать туташы, Руслан Хәсәнов - кабул итү бүлекчәсе медбраты, Инна Яхина - Токберды ФАПы акушеры, Халисә Илдарханова - поликлиниканың участок табиб-терапевты шәфкать туташы, Алмаз Егоров - кабул итү бүлекчәсе медбраты. Таһир Сафин - ашыгыч ярдәм фельдшеры, Уфа медицина колледжын тәмамлаган.
Шәфкать туташлары һөнәри бәйрәмендә яшь белгечләр тантаналы шартларда ант бирделәр, алар кеше гомеренә һәм пациентларның сәламәтлегенә зур ихтирам белән карау йөкләмәләрен алдылар. Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Р.Р.Гәрәев яшьләргә һөнәр нигезләрен өйрәнүдә уңышлар һәм шәхесләренең иҗади үсешен, шулай ук дәваханәнең яхшы традицияләрен дәвам итүләрен, укытучыларының казанышларын үстерүләрен һәм арттыруларын һәм учреждениенең профсоюз тормышында актив катнашуларын теләде.
Тамара Сәмигуллина,
баш табиб урынбасары.
Читайте нас: