+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 Май 2019, 12:39

«Эшкуарлык сәгате» нәтиҗәгә эшли

Район хакимиятендә, республика җитәкчелеге үрнәгендә, яңа эш форматы – эшкуарлык сәгате актив үзләштерелә. Күп вакыт та үтмәде, ә бизнес-җәмгыять мохитендә җанлылык сизелә, җаваплы хезмәткәрләр, район җитәкчелеге аңа актив ярдәмләшә. Шушы уңайдан безнең корреспондент район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары – финанс идарәсе начальнигы Юлай Суфиянович Зыязетдиновка берничә сорау бирде.

Район хакимиятендә, республика җитәкчелеге үрнәгендә, яңа эш форматы – эшкуарлык сәгате актив үзләштерелә. Күп вакыт та үтмәде, ә бизнес-җәмгыять мохитендә җанлылык сизелә, җаваплы хезмәткәрләр, район җитәкчелеге аңа актив ярдәмләшә. Шушы уңайдан безнең корреспондент район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары – финанс идарәсе начальнигы Юлай Суфиянович Зыязетдиновка берничә сорау бирде.
- Шушы мөһим юнәлештә оештыру эше нәрсәдән башланды?
- Республика җитәкчелеге кабул иткән карарларны үтәүдән. Бу максаттан Кече бизнес субъектлары белән эшләү мәсьәләсендә район хакимияте эшчәнлеге стандарты кабул ителде. Кече бизнес үсеше мәсьәләләренә кагылышлы карарларны тикшерү һәм кабул итү өчен район хакимияте карамагындагы координацион совет составы яңартылды һәм расланды.
Кече бизнес субъектларын хуплауга бүленгән средстволарны арттыру турында безнең тарафтан кабул ителгән карарны әһәмиятле момент дип исәплим. Бу сумма 535 мең сумнан 1,2 млн сумга кадәр җиткерелде.
- Һәм “Эшкуарлык сәгатьләре” турында җентеклерәк сөйләгез әле ...
- Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын тотрыклы һәм динамикалы үстерү максатларында без район хакимиятендә бизнес субъектларын үстерү проблемаларын һәм үсеш перспективаларын пәнҗешәмбеләрдә даими тикшерүне оештырдык.
Мәсәлән, тулы булмаган 2 айда җиде “Эшкуарлык сәгате” үткәрелде. Аларда күзалланган 53,8 млн сумга якын инвестицияләр белән 14 проект (Бакалы агросәнәгать паркы төзелешен исәпкә алмыйча) һәм эшкуарлык эшчәнлеге алып бару мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать каралды. Проектларны тормышка ашыру йомгаклары буенча инвестицияләр суммасы күренеп артачак.
- Күтәрелгән мәсьәләләр кайсы өлкәләргә кагыла?
- Каралган 14 проектның 13е - авыл хуҗалыгын һәм кооперацияне үстерү проекты, 1се сәламәтлек саклау буенча проект, 37 мәсьәлә эшкуарлыкны үстерүгә кагылышлы һәм 1 мөрәҗәгать җир мөнәсәбәтләре буенча. Әгәр җентекләбрәк карасак, бу болай күренә:
агросәнәгать паркы төзелеше – 3;
җир-милек мөнәсәбәтләре – 9;
авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү – 2;
авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһаз сатып алу – 11;
субсидияләр алу өчен дәүләт һәм муниципаль программаларында катнашу – 7;
льготалы кредит бирү – 2;
сәламәтлек саклау линиясе буенча – 1;
сәламәтлек саклау линиясе буенча кадрлар белән комплектлау буенча – 1;
интернет тоташтыру буенча – 1.
- Аларны тормышка ашыру контрольдә тотыламы?
- Хәл итүне таләп иткән мәсьәләләр буенча Һәр проект һәм мөрәҗәгать җентекле тикшерелә, сроклар билгеләнә һәм район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев тарафыннан турыдан-туры башкаручыларга конкрет йөкләмәләр бирелә.
Безнең өчен каралган проектларның саны түгел, ә аларның сыйфатлы тормышка ашырылуы мөһим. Нәтиҗәләргә ирешү - эшкуарлар белән эшләүдә безнең төп принцип.
Мондый очрашуларның атна саен үткәрелүен билгеләп китәм. Тематик идеяләре, яисә мондый очрашуларны үткәрү өчен кызыксындырган сораулары булган эшкуарларның, авыл биләмәсе башлыкларының район хакимиятенең икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.
Читайте нас: