+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 Май 2019, 12:40

Хыялларга юл алып

Гаилә һәм балалар - безнең тыл, таяныч, ярату һәм бәхет ул. Яхшы, бәхетле гаилә мәхәббәткә, бер-береңә ярдәм итүгә һәм балалар, әти-әниләр турында хәстәрлеккә, барысы да сәламәт һәм бәхетле булуга нигезләнә. Һәр гаиләгә матур һәм уңайлыклы, экологик чиста өй мөһим - ул ышанычлы урын, анда гаилә учагының якты маягы яна, һәрвакыт көтәләр, анда әйләнә-тирә дөнья давылларыннан кайтып сыенырга мөмкин.

Беренче балабыз тугач, тормыш иптәшем Рөстәм белән без дә нәкъ шундый гаилә учагы турында хыяллана башладык. Дусларыбыздан «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатлы программасы турында белгәч, без шунда ук кирәкле документларны җыйдык һәм гариза бирдек. Без торак шартларын яхшыртырга - яңа йорт төзергә теләдек.
Мин Бакалыдагы «Сказка» балалар бакчасында укытучы-логопед булып эшлим. Яшермим, балалар белән эшләү җиңелләрдән түгел, әмма миңа эшем ошый. Безнең коллектив бик яхшы - актив, иҗади, мин коллегаларым белән горурланам һәм ярдәмгә килүләре һәм аңлаулары өчен рәхмәтлемен.
Тормыш иптәшем Рөстәм Фәһимович – «Кирпич-холдинг» җәмгыятендә формага салучы булып эшли. Ул - гаиләбезнең ышанычы һәм таянычы. Аның белән бергә без барлык кыенлыкларны һәм киртәләрне җиңәбез.
Кызыбыз Амира - Бакалыдагы 1нче мәктәпнең 1нче сыйныфы укучысы. Яратып Балалар сәнгать мәктәбенең хор бүлекчәсенә йөри. Җырларга, рәсем ясарга ярата һәм минем зур ярдәмчем. Рамазан - «Сказка» балалар бакчасында тәрбияләнә.
Һәм менә безгә көтеп алынган сертификатны тапшырдылар. Социаль түләүләр алучыларны район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев котлады. Ул безнең барыбызга бәхет, сәламәтлек, сабырлык теләде. Без, үз чиратыбызда, район хакимиятенә күрсәтелгән ярдәм өчен ихлас рәхмәт белдерәбез. А.А.Исаевага безгә булышканы һәм документларны рәсмиләштерүдә ярдәмләшүен дәвам иткәне өчен зур рәхмәт. Хәзер өйне төзеп бетерергә кирәк, халык әйткәнчә, күзләр курка, куллар эшли.
Гүзәл НӘгЫЙмова. Бакалы авылы.
Читайте нас: