+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 Май 2019, 13:29

Иң мөһиме – продукциянең сыйфаты

Бүген районда “Икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыяте продукциясе тәкъдим ителмәгән бер генә сәүдә ноктасы да юк. Икмәк комбинаты – күбесенчә үзебездә җитештерелгән экологик чиста чималдан туклану продуктлары эшләп чыгару буенча заманча, күпфункцияле предприятие.

Бүген районда “Икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыяте продукциясе тәкъдим ителмәгән бер генә сәүдә ноктасы да юк. Икмәк комбинаты – күбесенчә үзебездә җитештерелгән экологик чиста чималдан туклану продуктлары эшләп чыгару буенча заманча, күпфункцияле предприятие.
Күләмнәрне күз алдына китерү өчен “Икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыяте ассортиментында 150дән күбрәк төрдәге продукция булуны әйтү дә җитә. Ә биш ел элек 100 төрдә иде, ягъни бишьеллык эчендә җәмгыять ассортиментын өчтән бер өлешкә арттырган. Алар арасында икмәк-булка изделиеләре лидерлыкта бара. Биредә, җәмгыять шөгыльләнгән һәр юнәлештәге кебек үк, сыйфатка, натураль чималга һәм тикшерелгән технологияләргә өстенлек бирәләр. Конкуренциянең көчле булуын исәпкә алып, ассортиментны даими яңарталар, бу мөһим продукт белән төрле зәвыклы сатып алучыларны тәэмин итәргә тырышалар. Халык “Рижский”, “Бородинский”, “Аксаковский” икмәген, төрле эчлекле пирогларны, батоннарны һәм күптән түгел пешерә башлаган чүпрәсез “Миланде” ипиен яратып өлгерде. Аны җитештерү өчен ике тизлекле махсус камыр басу машинасы сатып алынды. Башпотребсоюз кулланучылар җәмгыятьләре (кооперативлары) вәкилләренең 46нчы гомуми җыелышында катнашучылар һәм мәртәбәле кунаклар – Премьер-министр, республиканың авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фәзрахманов, Башпотребсоюз советы рәисе Мансур Абдуллин икмәк комбинатында булганда һәм 500 (!) аталышта продукция куелган район Мәдәният сараенда оештырылган үз продукцияләре күргәзмә-дегустациясендә бу икмәкнең һәм икмәк-булка цехының башка продукциясенең тәм сыйфатларын югары бәяләделәр. Икмәк комбинатына барлык продукциянең өчтән бер өлеше туры килә.
Колбаса һәм пилмән ясау цехларының ярымфабрикатлары һәм колбаса изделиеләре авыл кешеләрендә бик популяр. Биредә пилмән, хинкали, голубцы, вареники, ысланган продуктлар, колбаса, сосиска, купаты, ат итеннән “күкбүзат” деликатесы, казылыклар һ.б. җитештерәләр. Дуңгыз итеннән рулетлар, пешереп ысланган кабыргалар, “Татарские”, “Крестьянские” котлетлары, шашлык, сосиска, шпикачкаларны яратып сатып алалар. Яңа изделиеләр дә бар - “Сливочные”, “Кураевские” сосискалары, ярымысланган “Славянская”, “Дорожная”, “Экстра” колбасалары. Производствоны модернизацияләү, прогрессив технологияләр кертү продукциянең югары сыйфатын тәэмин итү, җитештерү күләмнәрен арттыру мөмкинлеген бирә. Колбаса цехына күптән түгел боз генераторы, порциягә бүлүче җайланма белән шприц-автомат сатып алынды, бу тагын да сыйфатлырак продукция җитештерүгә булыша.
Лимонад цехы да гомуми эшкә шактый зур өлеш кертә, ул барлык бакалылы яраткан Бакалы лимонады чыгара. Менә күп дистә еллар инде ул авыл кешеләрендә һәм район кунакларында, шулай ук республиканың башка районнарында һәм шәһәрләрендә гаять популяр. Газлы эчемлек җитештергәндә бары тик натураль компонентлар: су, сироп, лимон кислотасы, төс бирү өчен – көйдерелгән шикәр, тәм өчен “Лимонад композициясе” эссенциясе кушалар. Тәмле, натураль булганы өчен “Икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыяте Бакалы лимонадын “Башкортстан продукты” билгесе белән маркировкалау хокукы алды. Лимонадтан тыш, цех квас та ясый. Җитештерү технологиясе нигезенә квас экстраты – икмәктән ясалган сусло алынган.
Кондитер цехы һәм милли камыр ашы – чәкчәк ясау цехы хезмәткәрләре дә зур өлеш кертәләр. Бакалы прәннеге, кесәле, мармелады, печеньелары күптән инде үзенең сатып алучыларын тапты, цехта тарталеткалар да җитештерә башладылар. Ә милли сыйны биредә борынгы рецептлар буенча пешерәләр, бары тик натураль компонентлар гына кулланалар.
Предприятиенең уңышы нигезен БР Кулланучылар кооперациясенең атказанган хезмәткәре И.М.Бүләкова җитәкчелегендәге бөтен коллективның намуслы, максатка омтылышлы эше булдыра. Фикердәшләре белән бергә ул үз эшен менә 20 елга якын инде һөнәрмәндләрчә башкара. Производство мөдире Гөлнара Бекманова, цех мөдирләре Светлана Тихонова, Светлана Туктамышова, Ольга Белоусова, Татьяна Пестова, Миләүшә Иванова, мастерлар Дина Трофимова, А.Бәхтиярова, Р.Әсәдуллина, Ольга Селиванова һәм башкалар аның ышанычлы ярдәмчеләре. Барлык коллективның хезмәт яратуы һәм эшкә җаваплы каравы план күрсәткечләрен үтәп кенә калмыйча, бәлки арттырып үтәү мөмкинлеген бирә.
Без икмәк комбинатының барлык планнарын тормышка ашыра алачагына, продукциясе конкурентлыкка сәләтле булачагына, чөнки кешеләрнең торган саен күбәге натураль азык-төлекне үз итә, аларның икмәгенең һәм башка изделиеләренең якташлар табыны уртасында урын алачагына ышанабыз, ә без аларның инде яратып өлгергән һәм яңа подукцияләренә шатланачакбыз.
Вадим ДЫРНАЕВ, «Бакалы» кулланучылар җәмгыятенең коммерция бүлеге начальнигы.
Читайте нас: