+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 Май 2019, 13:12

Кадер кичәсе фазыйләтләре

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр. Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл кадер”, ягъни “Кадер кичәсе” дип билгеләп үтә. Сүрәнең башында ук: “Коръәнне шушы изге Кадер кичәсендә иңдердек”, - дип әйтелә. Шулай итеп, игелеккә, яктылыкка, пакьлеккә, яхшылыкка, ягъни бәхет-сәгадәткә илтә торган юлны күрсәтүче изге китап Рамазан аеның Кадер кичәсендә Ләүһүл-мәхфүздән күкләрнең беренче катына төшерелә.
Шушы серле кичнең шәрәфәте вә хикмәтен аңлатып, Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгалә мөэминнәргә: “Кадер киче мең айдан да хәерлерәк”, - дигән сөенечле хәбәр бирә, ягъни ошбу кичтә кылынган гыйбадәт мең айлык (83 еллык!) гыйбадәтнең әҗереннән дә артыграк булуын аңлата.
“Кадер” сүрәсеннән белүебезчә, ошбу мөбарәк төндә Аллаһ әмере буенча җиргә бик күп фәрештәләр иңәр һәм алар белән Рух - Җәбраил фәрештә... Раббыбызның тугры мәхлуклары – фәрештәләр – гыйбадәт кылучы кешеләрне эзләрләр, шундыйларны тапсалар, аларга бәхет-изгелек теләп, гөнаһлары кичерелүен үтенеп, догалар кылырлар, “мөэмин-мөселманга сәләм!” дип дәшерләр һәм бу таң атканчыга кадәр дәвам итәр...
“Кадер кичәсе” гыйбарәсен, гадәттә, “Кодрәт киче” дип тәрҗемә итәләр, шулай ук “кадер” сүзен “тәкъдир” төшенчәсе белән бәйләп, шушы изге кичтә барлык Адәм балаларының алдагы елда булачак язмышлары каралыр дигән фикер белдерүчеләр дә бар: алар кешеләрнең Рамазан аендагы эш-гамәлләре, тоткан уразалары һәм, әлбәттә, бу изге төндә укыган намазлары, кылган догалары, белдергән теләк-үтенечләре киләсе елдагы тәкъдирләренә үз йогынтысын ясый, дип әйтәләр.
Кадер кичәсе Рамазан аеның соңгы 10 көнендә була, 2019 елда ул изге айның 27 көне, ягъни 1 июньгә туры килә диеп фарыз кылына. Бу изге кичәнең төгәл көне бары тик Аллаһы Тагәләгә генә билгеле.
Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр бу кичәне Рамазан аеның ахыргы ун көненең так саннары арасыннан эзләргә кушты. Кайбер хәдисләрдә бу кичә 21, 23, 25, 27 көннәрдә дип әйтелә. Мөселман кешесе Рамазан аеның ахыргы ун көненең һәр көнен Кадер кичәсе дип уйлап гыйбадәттә уздырырга тиеш. Менә шул вакытта ул уңышка ирешәчәк һәм Аллаһ Тәгалә каршында хәерле бәндәләрдән булачак. Кадер кичәсендә һава торышы тыныч була, җил-давыллар булмый, этләр дә өрми. Ул үзенең яктылыгы белән башка төннәрдән аерылып тора. Таң атканчыга хәтле бу кичәдә йолдызлар атылмый. Аллаһ Тәгалә җир шарын бу кичәдә төрле зарарлардан, афәтләрдән, җир тетрәүләрдән имин кыла һәм кешеләрне шайтаннарның вә сихерчеләрнең зарарыннан саклый. Бу кичәдә бик каты суык та һәм эссе дә булмый. Бу кичә узганнан соң кояш икенче көнне бик каты нурлар сипмичә сүлпән чыгачак. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Бу кичә узганнан соң кояш икенче көнне нурсыз чыгачак” (Мөслим хәдисләр җыентыгы).
Бу төндә сигез рәкәгать тәһәҗҗүд намазын уку дөрес. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Кем дә кем Кадер кичәсендә Аллаһ Тәгаләнең әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аннан гына әҗер-савап өмет итеп намаз укыса, аның бөтен элеккеге гөнаһлары гафу ителә” (Бохари хәдисләр җыентыгы). Моннан тыш, Коръән укыгыз, зикер әйтегез, сәдака бирегез һәм дога кылыгыз. Кадер кичәсендә киләсе елда дөньяда булачак вакыйгалар һәм кешеләр турында мәгълүмат фәрештәләргә билгеле була. Мәсәлән, үлем фәрештәсе Газраил гәләйһиссәләм киләсе елда ничә кешенең җанын аласын, Микаиль фәрештә никадәр яңгыр явасын һәм уңыш буласын белә. Хәдисләрдән аңлашылганча, Кадер кичендә кешенең бер еллык тәкъдирнамәсе күктән җиргә иңдерелә, ягъни фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр.
Мөхәммәд пәйгамбәрдән хатыны Гайшә анабыз бервакытны сорады: “Йә Аллаһның илчесе? Әгәр дә мин Кадер кичәсенең җиткәнен сизсәм, нинди дога укырга тиеш?” Ул әйтте: “Син әйт: “Әллаһүммә иннәкә гафувун, кәримүн. Түхиббүль-гафвә, фәгъфү ганнии”. Мәгънәсен: “Йә Аллаһ! Син, һичшиксез, гафу итүче, юмарт. Син гафу итүне яратасың. Минем гөнаһларымны гафу итсәң иде”.
Безне Рамазаныбызда саулык-сәламәтлеккә кавыштырган Аллаһыбызга мактау, зурлауларыбыз вә шөкерләребез булсын! Тагын да күп еллар дәвамында Рамазаннар морадына ирешергә насыйп әйләсен. Әмин!
Читайте нас: