+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 Май 2019, 12:28

Лидерлар исәбендә

Хуҗалыкның иминлеге шактый дәрәҗәдә савучыларның хезмәтенә бәйле. Чөнки сөт – предприятиеләр табышының төп чыганагы.

Хуҗалыкның иминлеге шактый дәрәҗәдә савучыларның хезмәтенә бәйле. Чөнки сөт – предприятиеләр табышының төп чыганагы.
Машина белән саву операторы Лариса Зарифуллина “Дружба” кооперативының товарлыклы-сөтчелек фермасында күп еллар алдынгылар исәбендә. Тумышы белән ул Холодный Ключ авылыннан. Аның балачагы туган авылында үткән, Боҗыр авыл мәктәбендә белем алган. Яшь кыз Яңа Урсай авылы егетенә гашыйк була, кияүгә чыга һәм “Дружба” кооперативында эшли башлый. Бүген Лариса Борисовна - хуҗалыкның алыштыргысыз эшчәне. Ул көн саен 50 сыер сава. Үткән елда һәр сыердан 3100 килограммга якын сөт савып алды. Агымдагы елның 5 аенда савучының исәбендә - 1008 ц тулай савым. Мондый нәтиҗәләргә эшеңне һәм терлекләрне ярату нәтиҗәсендә генә ирешеп булуы сер түгел.
Лариса Борисовна үз эшеннән бик канәгать. “Шартлар елдан-ел яхшыра. Сыерларны аппарат белән савабыз, сөт торбалар буенча ага. Фермада ял һәм ашханә бүлмәсе бар. Атнага бер көн ял итәбез. Лаеклы хезмәт хакы алабыз. Хуҗалык җитәкчесе Р.М.Шакиров тырышлыкларны күрә һәм безнең хезмәтнең кадерен белә. Шуңа күрә эшкә стимул да барлыкка килә”, - дип сөйли Л.Б.Зарифуллина.
Узган елда “Дружба” кооперативында тулай савым 902 тонна тәшкил итте. Бу күрсәткечләр ел саен арта. Бозаулар саны да артты. Хуҗалыкта барысы 635 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 200 савым сыеры асрала.
Алсу Мөхәммәтшина,
“Дружба” кооперативы
икътисадчысы.
Читайте нас: