+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 Май 2019, 12:56

Музыка яңгырап торсын

Балаларны яклау көне алдыннан район үзәгендә Балалар сәнгать мәктәбенең концерт залын ремонттан соң тантаналы ачу булды.

Балаларны яклау көне алдыннан район үзәгендә Балалар сәнгать мәктәбенең концерт залын ремонттан соң тантаналы ачу булды.
Төп керү юлы шарлар белән бизәлгән. Ишеге алдына кызыл тасма сузылган.
Барабанчылар төркеме, Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр “җанлы” коридор булып тезелгәннәр, һәм менә 4 ай буе көткән тантана башлана.
Элек “Дружба” кинотеатры урнашкан, аннан соң Балалар сәнгать мәктәбенә бирелгән бинаны танырлык түгел. Тыштан архитектур йөзе үзгәргән, эчтән матурланган һәм ямьләнгән. Иң мөһиме, преподавательләргә белем бирү процессын алып бару, ә тәрбияләнүчеләргә үз талантларын күрсәтү өчен уңайлы булачак. Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары һәм балалар күптән инде заманча зал турында хыялландылар, һәм хыялны тормышка ашырырга ярдәм иткән, шушы матур вакыйгага кагылышы булган кешеләрнең шатлыкны уртаклашырга килүе аеруча куанычлы.
Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев бакалыларны шушы вакыйга белән ихлас тәбрикләде, төзүчеләргә, сәнгать мәктәбе коллективына һәм җитәкчелегенә, объектны реконструкцияләүдә булышлык күрсәтүчеләрнең барысына рәхмәт әйтте. “Заманча матур бинада преподавательләрнең сәләтле балаларның яңа исемнәрен ачачакларына һәм тәрбияләнүчеләр белән бергә туган районыбызның мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә лаеклы өлеш кертәчәкләренә ышанам”, - дип билгеләде Александр Георгиевич.
“Уралгазстрой” җәмгыяте ремонт эшләрен яхшы сыйфат белән һәм кыска срокларда башкарды. Предприятиенең барлык эшчеләренә һәм шәхсән аның директоры М.Н.Шакировка, шулай ук субподрядчылар Д.А.Ульмасовка, А.Н.Петровка рәхмәт сүзләре юлланды. Аларга Рәхмәт хатлары бүләкләр тапшырылды.
Район җитәкчесе А.Г.Андреев белән бергә кызыл тасманы кисү һәм тупсаны беренче булып атлап керү бәхете күптапкырлар халыкара, бөтенрусия һәм республика конкурслары лауреаты Аделия Латыйповага тиде. Алар артыннан чараның барлык катнашучылары керде. Бу Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре тарафыннан әзерләнгән чын зур бәйрәм булды.
Директор Р.Р.Ворсина даими ярдәм өчен район хакимиятенә, үткәрелгән ремонт өчен төзүчеләргә ихлас һәм кайнар рәхмәт әйтте. Аннан соң яңа сәхнәдә бай концерт программасы - елга үзенчәлекле йомгак ясау булды. Тамашачылар яшь артистларга, аларның уен коралларында бик яхшы уйнауларына, хор һәм эстрада җырларына, бию композицияләренә ихлас алкышладылар.
Рус язучысы И.А.Гончаров: “Сән-гатьтә үрләргә ирешү өчен аңа тулы бер гомер бүләк итәргә кирәк”, дигән. Яшь башкаручыларның беренче уңышлары Бакалы авылының концерт залында башлансын. Гомерләрен сәнгатькә һәм балалар тәрбияләүгә багышлаган Балалар сәнгать мәктәбенең талантлы педагоглары аларны һәрвакыт хуплаячагына ышанабыз.
Лариса СЕЛИВАНОВА.
Читайте нас: