+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 Май 2019, 11:56

Сабантуй

Хөрмәтле бакалылар һәм район кунаклары!
1 июньдә Бакалы авылы урман стадионында Сабантуй – хезмәт, мәдәният һәм спорт бәйрәме булачак. Оештыру комитеты сезне басу һәм фермалар, предприятиеләр һәм учреждениеләр эшчәннәре белән бергә бәйрәм итәргә чакыра.
Сезне производство алдынгылары һәм хезмәт коллективлары, титуллы спортчылар һәм артистлар катнашлыгында традицион парад, шулай ук эстрада йолдызлары Гүзәл Әхмәтова һәм Илшат Яппаров катнашлыгында концерт программасы, мавыктыргыч спорт ярышлары, милли уеннар, конкурслар көтә. Балалар сабантуе оештырылачак. Сезнең өчен киң сәүдә җәелдереләчәк. Тантана 10 сәгатьтә башлана.
2 июньдә сабантуйлар авыл биләмәләре территорияләрендә үтәчәк.
Читайте нас: