+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 Май 2019, 13:35

Тәбикмәк, щи, шашлык телисезме? Безгә килегез

Хезмәттә сизелерлек уңышлар бар икән, бәйрәмнәрне каршылау күңелле. “Җәмәгать туклануы” кулланучылар җәмгыяте коллективы 5 айга йомгаклар ясады. Алар шатландыра. Ваклап сату товар әйләнеше 25,5 млн сум тәшкил итте, аның 20 млн сумы үзебездә җитештерелгән продукция сатудан. Икмәк-булка изделиеләре генә дә 18 тонна, кондитер – 28, ит ярымфабрикатлары 6 тонна җитештерелде. Барлык күрсәткечләрнең алдагы елдагыдан яхшы булуы шатландыра.

Хезмәттә сизелерлек уңышлар бар икән, бәйрәмнәрне каршылау күңелле. “Җәмәгать туклануы” кулланучылар җәмгыяте коллективы 5 айга йомгаклар ясады. Алар шатландыра. Ваклап сату товар әйләнеше 25,5 млн сум тәшкил итте, аның 20 млн сумы үзебездә җитештерелгән продукция сатудан. Икмәк-булка изделиеләре генә дә 18 тонна, кондитер – 28, ит ярымфабрикатлары 6 тонна җитештерелде. Барлык күрсәткечләрнең алдагы елдагыдан яхшы булуы шатландыра.
Предприятие быел да ит ярымфабрикатлары ассортиментын күпкә арттырды - бүгенге көндә алар 20 аталышта җитештерелә. Мисалга, сатып алучыларны сыер итеннән «Гурман» пилмәне белән шатландырабыз, шулай ук бу традицион блюдоны горбушадан әзерлибез. Туңдырылган вак бәлеш, бәрәңге һәм сало белән варениклар һәм башка күп изделиеләр авыл кешеләрендә популяр.
Продукция тиз сатылып бетә, 80 процентка кадәрен “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте челтәре буенча таратабыз. Шуңа күрә аларны “Апельсин”, “Смайлик”, “Кооператор”, “Аэлита”, “Удача”, “Гастроном”, “Кайнар икмәк”, “Ит лавкасы” сәүдә нокталарында, “Отдых”, “Кулинария” һәм башка бүлекләрдә сатып алырга мөмкин. Атна саен төп предприятие - “Башпотребсоюз” мәйданына барып сәүдә итәбез, анда безнең марканы беләләр һәм продукцияне башкала сатып алучылары көтеп ала.
Базарда продукциянең уңышлы сатылуында Лариса Антропова җитәкчелек иткән ярымфабрикатлар цехының өлеше зур, Флүзә Заманова да бик яхшы эшли. Румия Якупова, Рәмилә Фәтхетдинова, Светлана Гудошникова, Зилара Мөхтәруллина аларга тиңләшәләр. Эшчеләр өчен барлык шартлар булдырылды, күп хезмәт таләп итүче процесслар механикалаштырылды. Якты цехта “шоковая заморозка”, туңдыру камерасы, камыр җәйгеч, камыр баскыч машиналар һ.б. кебек заманча технологик җиһазлар урнаштырылды.
Агымдагы елның мартында элекке “Бистро” тәгамханәсен капиталь реконструкцияләүдән соң 30 утыру урынлы яңа “Таверна” ноктасы ачылды, анда рус традицияләрен сакларга омтылабыз. Сыйфатлы һәм стильле бизәлеше, билгеләнеше, блюдолары буенча ул үзенең юл өсте тәгамханәсе брендына туры килә, анда ял итәргә һәм милли кухня блюдоларын тәмләп карарга мөмкин. Чын рус миче иртән үк утын белән ягыла, камыр куела һәм әзерлек башлана. Заманча интерьер, яңа пешкән икмәк исе әйтеп бетергесез уңайлылык булдыра. Һәм менә әбиләребез рецепты буенча икмәк пешкән, кәбестәдән щи, окрошка, жаркое, тәбикмәкләр, койка, шашлык, өчпочмак, киң ассортиментта пилмән, бәрәңге һәм сало белән вареник, пешкән бәрәңге әзер. Шулай ук сезне квас, мүк җиләге һәм сырганак морсы, сыра белән сыйлаячаклар. Боларның барысын үз эшенең осталары барменнар Татьяна Куптараева һәм Азиза Эшбоева, пешекчеләр Елена Шәйхелгалиева һәм Гөлшат Газизова зур тырышлык һәм осталык белән әзерлиләр. Аларның хезмәтләре халык тарафыннан лаеклы бәяләнә.
Өлкән хезмәткәрләрнең тәҗрибәсе коллективта югары бәяләнүен һәм яшьләргә тапшырылуын әйтәсе килә. Мисалга, кулинария цехы осталары Кадрия Янгирова, кондитер Эльвира Миңлегазина, кулинар Тәзкирә Зыязетдинова предприятиедә озак еллар фидакарь эшлиләр һәм яшьләргә үрнәк күрсәтәләр.
Сабантуйга әзерлек бездә билгеләнгән датадан күпкә алдан башланды. 12 нокта ачачакбыз. Безнең хезмәт чираттагы тапкыр лаеклы бәяләнсен өчен коллектив бар көчен сала. Очрактан файдаланып, үземнең хөрмәтле хезмәткәрләремә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бәйрәм кәефе телим! Шулай ук безгә киләчәк һәм продукциябезне сатып алачак барлык бакалыларга һәм кунакларга рәхмәт белдерәбез.
Ольга Мищенко, «Җәмәгать туклануы» кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе.
Читайте нас: