+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 Май 2019, 13:25

Төзергә икән, кирпечтән. Бакалы кирпеченнән

Соңгы вакытта ил һәм республика җитәкчелеге ягыннан бизнеска аеруча нык игътибар бүленә, барлык өлкәләрдә һәм тармакларда аның актив үсеше өчен чаралар күрелә. Шунысы куанычлы: уңышлы эшкуарлык эшчәнлегенең җимешләре ул үсеш алган территория икътисадында һәм кешеләрнең иминлегендә шунда ук һәм сизелерлек чагыла. Безнең Бакалы кирпеч заводы – шуның яхшы мисалы.

Соңгы вакытта ил һәм республика җитәкчелеге ягыннан бизнеска аеруча нык игътибар бүленә, барлык өлкәләрдә һәм тармакларда аның актив үсеше өчен чаралар күрелә. Шунысы куанычлы: уңышлы эшкуарлык эшчәнлегенең җимешләре ул үсеш алган территория икътисадында һәм кешеләрнең иминлегендә шунда ук һәм сизелерлек чагыла. Безнең Бакалы кирпеч заводы – шуның яхшы мисалы.
Бу - җиһазларны һәм технологияләрне модернизацияләү планлы алып барылган, җитештерелүче продукция өлеше, хезмәт җитештерүчәнлеге, финанс күрсәткечләр арткан, төзелеш комплексы нигезләнгән предприятие. Без Бакалы районы икътисадының флагманнары булдык һәм булып калабыз! Узган вакыт эчендә ул Башкортстан Республикасы төзелеш комплексының эре предприятиесенә әйләнде.
Заводның яңа статуста тергезелүе 2013 елда, без яңа инвесторлар сыйфатында предприятиене сатып алгач башланды. Бүген завод - ул, барыннан да элек, югары сыйфат һәм ГОСТның гамәлдәге заманча стандартларына туры килү үрнәге. Биредә М-125 һәм М-150 маркалы төзелеш кирпече чыгарыла. Эшчәнлек башыннан җитештерү күләмнәре тәүлегенә 30дан 80 мең кирпечкә артты. Ел саен без 30 млн данәдән күбрәк кирпеч җитештерәбез.
Бакалы кирпеч заводы 200дән артыграк эшләүче кеше саны белән районның эре предприятиесе булып тора. Аларның квалификациясе дә югары. Бу да очраклы түгел. Чөнки тотрыклы хезмәт хакы, ә ул бүген уртача 22 мең сумга якын тәшкил итә, әзерлекле, җаваплы кешеләрне җәлеп итә.
Предприятие хезмәт, матди һәм техник ресурсларның тулы комплексы белән баетылды, бу производство-төзелеш билгеләнешендәге программаларның үтәлүен гарантияли. Эшчеләр өчен ел әйләнәсенә вахта автобусы йөри һәм ашханә эшли.
Чыгарылучы продукциянең сыйфаты югары булганлыктан, республиканың һәм күрше төбәкләрнең төзелешләрендә дә таләп ителә. Әлеге вакытта ул шәхси сатып алучыларга һәм торак, административ һәм производство биналары төзүче оешмаларга озатыла.
«Бакалы кирпеч заводы» җәмгыяте цехларның яңа линияләрен төзү һәм реконструкцияләү буенча зур күләмле эш алып бара. Мәсәлән, горелкалары алмаштырылып, яндыру миченә капиталь ремонт ясалды, ул озынайтылды. Моннан тыш, предприятие һәм учредитель актив социаль позицияне билиләр - җәмәгать һәм белем бирү оешмаларына ярдәмгә хәйрия һәм иганәчелек акцияләре белән чыгыш ясыйлар, районда спорт һәм социаль чаралар үткәрелгәндә булышлык күрсәтәләр.
Капиталь төзелеш материалы буларак, кирпеч бик катлаулы, аны җитештерү - күп баскычлы технологик процесс. Шуңа күрә предприятие җитәкчелеге предприятиенең югары уңышлары коллективның бердәм эшчәнлеге - җитәкченең җаваплы эше, инженер-техник белгечләрнең һәм эшчеләрнең намуслы хезмәте нәтиҗәсе булып торуын яхшы аңлый. Үзара аңлашу һәм эшлекле хезмәттәшлек алга таба да производствоның, гомумән предприятиенең үсешенә, димәк, һәр бакалылы иминлегенә хезмәт итәчәгенә тулы ышаныч белдерәм.
Марат АРСЛАНОВ,
“Бакалы кирпеч заводы” җәмгыятенең генераль директоры.
Читайте нас: