+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 Май 2019, 14:25

Туган як йөрәктә яши

Туган якны ярату тойгысы кешене гомере буена озатып йөри. Күпмедер вакыт читтә яшәгәннән соң шуңа инанасың. Туган якка һәр тапкыр кайту күңел өчен бәйрәмгә әйләнә. Март башында да шулай булды, район хакимияте чакыруы буенча без туганым Николай Иркунович белән “Якташлар-бакалылар” җәмгыяте оештырылуның 25 еллыгын бәйрәм итүдә катнаштык. Авылга кергәндә стеланы күрү белән безнең күңелне дулкынлану биләп алды.

Туган якны ярату тойгысы кешене гомере буена озатып йөри. Күпмедер вакыт читтә яшәгәннән соң шуңа инанасың. Туган якка һәр тапкыр кайту күңел өчен бәйрәмгә әйләнә. Март башында да шулай булды, район хакимияте чакыруы буенча без туганым Николай Иркунович белән “Якташлар-бакалылар” җәмгыяте оештырылуның 25 еллыгын бәйрәм итүдә катнаштык. Авылга кергәндә стеланы күрү белән безнең күңелне дулкынлану биләп алды.
Район Мәдәният сараенда зур бәйрәм оештырылган иде. Анда Бакалы районында яшәүче төрле милләтләрнең милли-мәдәни үзәкләре ихаталары күргәзмәләре белән бик кызыксынып таныштык. «Түгәрәк өстәл»дә район икътисадына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре каралды.
Тантаналы өлеш мәгълүмати дә, концерт номерларына да бай булды. Без якташларның эшли, ял да итә һәм танылган кешеләрне хөрмәтли дә белүләренә инандык.
Авыл эшчәннәре, үсмер елларыбызда хезмәт эшчәнлеген бергә башлаган кешеләр, комсомол буенча иптәшләр, Дияш авыл Советыннан якташлар, боҗырлылар белән очрашу һәм сөйләшеп алу күңелле булды. Чөнки без Юлтимер авылында тудык һәм үстек, ә минем яшьлек елларым баш агроном, аннан соң Боҗыр авылына урнашкан Бакалы дәүләт сорт сынау участогы начальнигы булып эшләгән “Новый мир” колхозы белән бәйле. Анда минем тыйнак хезмәтем югары бәяләнде – 1993 елда 29 яшемдә Башкортстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре булдым.
Абыебыз белән без туган җиребезгә, безгә канат куйган, эшләргә өйрәткән фидакарь, хезмәт сөючән якташларга рәхмәт тойгысы белән яшибез. Остазларым - «Новый мир» колхозының элекке җитәкчеләре Ә.И.Шәрифуллинга һәм Н.Т.Даутовка иң җылы рәхмәт сүзләремне җиткерәм, алардан мин һөнәри тәҗрибә алып кына калмадым, бәлки кешеләр белән эшләргә дә өйрәндем.
Язмыш кушуы буенча 20 елдан артыграк инде Благовещен районында яшим, “Илеш Элеваторы” җәмгыяте директорымын. Абыем Николай Иркунович туган “Россия” колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлады, Благовещен районында совхоз агрономыннан алып район хакимияте башлыгы урынбасары - Благовещен районының авыл хуҗалыгы һәм муниципаль контроль бүлеге начальнигына кадәр юл үтте, бүген дә шул вазыйфада эшли. Якташларыбызга ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзербез, туган районның патриотлары булдык һәм булып калабыз.
Валерий ИВАНОВ, БРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Читайте нас: