Шәхси ярдәмче хуҗалык – үзеңне һәм гаиләңне сыйфатына ныклы ышанып булган натураль продуктлар белән тукландыру һәм яхшы гына табыш алу мөмкинлеге дә. Өстәвенә, шәхси ярдәмче хуҗалык тоту - ныклы, хезмәт сөючән гаилә һәм булдыклы хуҗа билгесе. Дияш авылыннан Павел Николаевич һәм Әлфия Мөкамилевна Сазановлар нәкъ шундый кешеләр.
Ир белән хатынның хезмәт көне иртәнге 6 сәгатьтә башлана, ә җәй көннәрендә тагы да иртәрәк. Бу аңлашыла да, 40тан артык мөгезле эре терлектән торган зур хуҗалык булганда башкача мөмкин дә түгел. Башта үгезләрне, аннан соң сыерларны ашаталар, аларны савалар, аннан соң атларга чират җитә. Төшкелектә һәм кичен – тагын ашату һәм тагын саву, ә алар арасында башка хәстәрлекләр дә җитәрлек – балалар, өй, бакча... Сыерларны аппарат ярдәмендә савалар, алынган сөтне үз машиналарында “Партнер+” җәмгыятенә илтеп тапшыралар. Әлеге вакытта көн саен 100 литрдан күбрәк сөт саталар. Оешма сөт тапшыручылар белән исәп-хисапны һәр 15 көн саен төгәл һәм вакытында ясый. Шулай итеп, бары тик сөт тапшырудан гына да гаилә ай саен 30 меңгә якын акча эшләп ала. Җәй көннәрендә Әлфия Мөкамилевна юл уңаеннан Сүс заводы авылында яшәүчеләрдән дә сөт җыя. Яшь хатын үз «Газеле»нә дә, МТЗ-80 тракторына да оста идарә итә.
Гаилә табышының икенче һәм төп чыганагы - үгезләр симертеп сату. Аларның саны елдан-ел арта, бүгенге көндә алар 10 баш. Ә кайчандыр барысы бер сыердан һәм бозаудан башланган. Үз сыерларыннан алынган бозауларыннан тыш, Сазановлар тиз үсүче һәм авырлык җыючы популяр һәм рентабельле симменталь токымлы үгезләр дә үстерәләр. Аларны 2,5 центнерга кадәр симертәләр һәм тереләй авырлыкта саталар. Бозаулар сату белән проблемалар юк, күптән инде үзләренең даими заказчылары һәм сатып алучылары бар.
Мондый ферма өчен печәнне кул белән генә чабып булмый, шуңа күрә эшләр механикалаштырылган. Гаиләнең кирәкле техникасы бар: беренче тракторны һәм “Газель” машинасын кыяр һәм помидор үстерү белән шөгыльләнгәндә үк сатып алганнар. Терлекчелеккә күчкәч, тагын бер трактор, чапкыч, пресс-җыйгыч, тырма һ.б. сатып алганнар. Азык хәзерләү һәм терлекләрне көтү өчен 20 гектар басулары бар.
Печән һәм ашлык саклау өчен элекке “Россия” колхозының гараж бинасын сатып алганнар, ул бакчалары артында гына. Шунда ук янәшәдә маллар өчен карда булдырганнар. Малларны көтү өчен “электропастух” дип аталган җайланма сатып алганнар. Электр импульслары генераторыннан, тимерчыбыклардан һәм изоляторлардан торган махсус конструкция терлекләрне көтү мәсьәләсен хәл итә.
- Көтүлек территориясен 50-70 сантиметр биеклегендәге ике металл җеп белән уратып алабыз һәм импульс генераторларын эшләтәбез, - дип аңлата Павел Николаевич. – Ул бер минутта 40-50гә якын электр заряды эшләп чыгара. Коймага тигәндә терлекне ток “суга”, һәм ул коймадан читкәрәк китә. Җайланма булгач, көтүче ялларга кирәкми, терлекләр тәүлек әйләнәсенә караулылар.
Шәхси ярдәмче хуҗалык – ул белгечләрнең тулы бер штатын тоту мөмкинлеге бирүче зур предприятие түгел, шуңа күрә ир белән хатын барлык эшләрне үзләре башкаралар, кайвакыт Павелның абыйсы Леонид ярдәмләшә. Сазановлар бер үк вакытта агрономнар да, ветеринарлар да, механизаторлар да. Әмма, йорт яны участоклары авылда иң зурысы булуга карамастан, яңа йорт төзергә дә, телевизордан кызыклы тапшырулар карарга да, балалары белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар.