+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 Май 2019, 13:18

Яшел азыкларда алынган сөт

“Үмер” җәмгыяте терлек-челәре ел әйләнәсенә югары савым һәм артым алу өстендә тырышып хезмәт куялар.

“Үмер” җәмгыяте терлек-челәре ел әйләнәсенә югары савым һәм артым алу өстендә тырышып хезмәт куялар.
Ике - Килей һәм Үмер фермаларында 715 баш мөгезле эре терлек асрала. Үмер фермасында 400 баш мал бар, аларның 200е кара-чуар токымлы сыерлар. Алар яхшы продуктлылык белән аерылып торалар. Бүген савучылар һәр сыердан 13-14 литр сөт савып алалар. Үмерлеләр көн саен сөт комбинатына 2600әр кг шушы кыйммәтле продукцияне тапшыралар.
“Үмер” җәмгыятенең уңган һәм тәҗрибәле җитәкчесе Геннадий Павлович Марков терлекчеләрнең эшен оста оештыра, иң мөһиме - нәтиҗәле эшләү һәм яхшы күрсәткечләргә ирешү өчен барлык шартларны булдыра.
Үмер товарлыклы-сөтчелек фермасының 1нче җәйге лагерена без кичке сәгать бишкә бардык. Көтүчеләр сыерларны кичке савымга куалыйлар иде. Бераз яуган яңгырлардан соң һәм җылы һава торышы урнашу белән үләннәр яхшы үсә башлаган. Күренеп тора - сыерлар тук. Бу көтүчеләр Дмитрий Мутаевның һәм Иван Хәбировның да хезмәте. Сөтнең булу-булмавы аларның тырышлыгына, тәҗрибәсенә һәм эшкә намуслы мөнәсәбәтенә бәйле.
- Безнең көтүчеләргә таянырга була, - ди ферма мөдире Николай Игушин. - Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә көн саен савым арта. Лагерьда да терлекчеләрнең җәйге эше өчен кирәкле шартлар булдырырга тырыштык. Быел капиталь ремонт үткәрдек: идәнгә плитәләр салдык, карда тирәли баганаларны яңарттык, биналарда буяу һәм аклау эшләре үткәрдек. Механик-оператор Дмитрий Дарьинның осталыгы нәтиҗәсендә саву җиһазы һәрвакыт эш торышында.
Шул ук вакытта савучылар сыерларны саварга әзерләнделәр: һәрберсенә 3әр кг фураж тараттылар, имчәкләрен юуу өчен җылы су алып килделәр. Җәйге вакытта биредә яшел өстәмә бирмиләр, сыерларны табигый болыннарда көтү белән чикләнәләр. Тиздән саву җиһазы эшли башлады, вакуум-насослар тавышы ишетелде һәм савучылар сөт тулы чиләкләрен кулларына алып танк-суыткычларга ашыктылар. Машина белән саву операторларының дүртесе дә - Елизавета Дарьина, Гөлчәһрә Павлова, Любовь Мутаева һәм Наталья Буравова – пөхтә һәм җаваплы эшчәннәр, үз бурычларын беләләр һәм аны намуслы башкаралар. Е.Н.Маркова савылган сөтнең исәбен алып бара. Екатерина Николаевна Г.М.Павлованың бүгенге көндә саву буенча алдынгы булуын билгели, ул бер сауганда 500әр литр сөт ала. Һәр савучының төркемендә 50дән күбрәк сыер бар.
Саву кичке 8 сәгатьтә тәмамланды һәм көтүчеләр тагын малларны якындагы көтүлекләргә куаладылар. Бары тик кичке 11дә генә сыерларны кардаларга кертәчәкләр. Ә савучылар, үз эшләрен тәмамлап, вахта шоферы Леонид Григорьевның “Нива”сына төялделәр һәм иртәнге биштә кабат бирегә килү өчен өйләренә ашыктылар.
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА.
Читайте нас: