+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 Май 2019, 12:35

Ышанычлы механизатор

“Мирзаит” җәмгыятендә туган хуҗалык иминлеге, аның чәчкә атуы өчен күп еллар дәвамында хезмәт куючы кешеләр күп. Тапшырылган эшкә иҗади якын килүче һәм барысын да намуслы башкаручы мондый эшчәннәр булганда хуҗалык та уңышлы үсеш ала. Киң профильле шофер Айвар Исмәгыйлов нәкъ шундыйлардан.

Коллективта аның турында җаваплы һәм хезмәт сөючән, иптәшләренә һәрвакыт ярдәмгә килергә һәм аңа тапшырылган эшне башкарырга әзер кеше итеп беләләр. Һәр эшне сыйфатлы һәм намуслы башкара. Ул һәр техниканы пөхтә торышта һәм сакчыл тота, шуңа күрә аның тракторы язгы чәчүдә дә, культивацияләүдә дә, азык хәзерләүдә, урып-җыюда да сынатмый.
Механизаторның намуслы һәм күпьеллык хезмәте күрелмичә калмады. Айвар Әбүдәрович Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Читайте нас: