+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 Май 2019, 14:26

Үз катнашлыгым булуын тоям

Бакалы районына зур теләк белән кайтам. Туган ягымда булуым зур шатлык китерә. Барысы белән беррәттән минем бабаларым да язган аның тарихы сугышчан һәм хезмәт батырлыкларына бай. Биредә, Боҗыр һәм Иске Әҗми авылларында, картәтиләрем-картбабаларым гомер иткән. Әтиемнең дә күп балалы гаиләдә үсүе белән горурланам, алар 7 малай һәм бер кыз булганнар. Район хуҗалыкларында һәм Бакалыда әти-әнием Касторий Петрович һәм Рәйсә Җәмгытдиновна Кутлиннар иң яхшы яшьлек елларында хезмәт куйдылар.

Күпмилләтле туган җиремдә рус, башкорт, татар, чуваш, мари һәм башка телләрдә сөйләшәләр. Биредә керәшеннәр компактлы яшиләр һәм үзенчәлекле мәдәниятләрен үстерәләр. Якташлар-искеәҗмилеләр - авыл мәдәният йорты, китапханә һәм мәктәп - монда төп инициаторлар.
Туган ягымның табигате бай, ә халкы ачык күңелле, хезмәт сөючән һәм булдыклы. Аларның элек-электән республикада беренчеләрдән булып барлык алдынгыны һәм прогрессивны өйрәнеп производствога һәм тормыш эшчәнлегендә кертүләре очраклы түгел.
Болар барысы миңа да күпне йөкли. Район җитәкчелеге чакыруы буенча якташлар җәмгыяте юбилее уңаеннан мартта масштаблы чарада катнаштым. Инвестицияләр турында җитди сөйләшү күңелемдә аеруча тирән эз калдырды. Катнашучыларның һәрберсе, шул исәптән мин дә, туган районыбызның инвестицион җәлеп итүчәнлеге өчен зур җаваплылык тойдык һәм бу мәсьәләнең уңай хәл ителүенә төрлечә булышачакбыз.
Рөстәм Кутлин,
Башкортстан Республикасы
Арбитраж суды судьясы.
Читайте нас: