+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
3 июнь 2019, 14:22

Акыл һәм игелек өләшә

Кеше өчен башкарылган эшенең үзе өчен генә түгел, бәлки якыннары, тирә-юньдәгеләр, җәмгыять, дәүләт өчен дә әһәмиятле һәм файдалы булуын аңлау мөһим. Мәктәп укучысына да яхшы билгеләр һәм әти-әнисенең һәм укытучыларның мактавы рәвешендәге дәртләндерү чынында исә җитәрлек түгел.

Кеше өчен башкарылган эшенең үзе өчен генә түгел, бәлки якыннары, тирә-юньдәгеләр, җәмгыять, дәүләт өчен дә әһәмиятле һәм файдалы булуын аңлау мөһим. Мәктәп укучысына да яхшы билгеләр һәм әти-әнисенең һәм укытучыларның мактавы рәвешендәге дәртләндерү чынында исә җитәрлек түгел.
Эшчәнлекне бәяләүнең һәм дәртләндерү чараларының бертөрлелегенә күнегүләре өлкән сыйныфлар укучыларының укуга, мәктәп билгеләренә, уку һәм спорт ярышларына карата битараф караулары сәбәпләренең берсе булып тора. Тәҗрибә шуны күрсәтә: аларга укуда аерылып тору, фән һәм спорт ярышларында, башкару осталыгы конкурсларында җиңүләре өлкәннәрнең җитештерүчән хезмәттә, фәнни эшчәнлектә җиңүләре кебек үк җәмәгатьчелек, дәүләт өчен мөһим һәм кирәкле эш икәнлегенә инандыручы чаралар, вакыйгалар кирәк.
Күп еллар элек бик кызыклы кеше, БДПУ, УДНТУны тәмамлаучы, техник фәннәр докторы, профессор, производствоны бик яхшы оештыручы Баһаветдинов Наил Җәүдәтович белән очрашканда без шушы турыда сөйләштек. Үсмер елларыбызда без бер сыйныфта укыдык һәм Бакалыдагы 1нче мәктәпне тәмамладык.
Шулай 10 ел элек Талантлы яшьләрне хуплау фонды булдырылды, беренче авыл “йолдызчыклары” призларга, стипендияләргә һәм грантларга лаек булдылар. Ул вакытта чара зур спорт бәйрәме буларак Бакалыдагы 1нче мәктәптә үтте. Спортчыларны, спорт ветераннарын, физик культура укытучыларын, тренер-преподавательләрне тантаналы шартларда бүләкләдек. 20 укучыга - район, республика ярышларында җиңүчеләргә стипендияләр тапшырылды. Очрашу резонанслы, укучыларга гына түгел, бәлки укытучыларга, мәктәпне тәмамлаучыларга һәм ветераннарга да кызыклы булды. Район җитәкчелеге һәм җәмгыять вәкилләре чарага кызыксыну белән карадылар. Фондның арытабангы акцияләре район күләмендә һәм муниципаль район хакимиятенең актив катнашлыгында оештырылды.
Таһир ФӘРВӘҖЕВ,
Бакалыдагы 1нче мәктәп директоры, Башкортстан Республикасының Атказанган укытучысы, РФның почетлы гомуми белем бирү хезмәткәре.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 31нче майда чыккан 44-45нче санында укыгыз.
Читайте нас: