+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
3 июнь 2019, 12:07

«Ислам нуры» мәчетендә - ифтар

Изге Рамазан аенда һәр мөселман ураза тотып, догалар кылып, хәерләр биреп һәм башка игелекле гамәлләр кылып Аллаһыбызның рәхмәтенә ирешергә омтылды. Мөселман кешегә фарыз шундый гамәлләрнең берсе – авыз ачтыру. Моның өчен Аллаһының зур кодрәтенә лаек булалар.

Изге Рамазан аенда һәр мөселман ураза тотып, догалар кылып, хәерләр биреп һәм башка игелекле гамәлләр кылып Аллаһыбызның рәхмәтенә ирешергә омтылды. Мөселман кешегә фарыз шундый гамәлләрнең берсе – авыз ачтыру. Моның өчен Аллаһының зур кодрәтенә лаек булалар.
Рамазан вакытында Бакалы авылының “Ислам нуры” мәчетендә һәр көнне җәмәгать белән ифтар мәҗлесләре үткәрелде. Традиция буенча авыз ачуны су һәм так сандагы финик җимешеннән башладык. Хәдистә сөйләнелгәнчә, Мөхәммәд пәйгамбәребез кичке намазга кадәр ифтарны нәкъ шулай башлаган. Бу вакытта мөселман кардәшләребез зур шатлык, бердәмлек һәм ышаныч тойдылар.
Ифтарны мәчеткә йөргән һәм ураза тоткан хатын-кызлар да, ир-егетләр дә, кайбер билгесез булып калырга теләгән кешеләр дә үткәрде, әмма Аллаһы бу изге гамәлләре өчен аларны һичшиксез хөрмәтләр. Шуны да билгеләргә кирәк: ифтар үткәрергә теләүчеләр саны елдан-ел арта.
Ифтардан соң мөселманнар намаз укыдылар, табындагы ризыклардан авыз иттеләр. Авыз ачканда ураза тотучылар майлы һәм камыр ашларыннан тыелып тордылар. Кагыйдә буларак, табынга токмачлы һәм яшелчә ашлары, пылау, ит, яшелчә-җимешләр куелды. Туклыклы аштан соң мәҗлескә җыелучылар тәравих намазы укыдылар.
Мәчет коллективы ифтарлар өчен сәдака биргән, азык-төлек сатып алып мәчеткә китергән, шулай ук Рамазан ае тәмамланганчы бу гамәлләрне кылачак кешеләрнең барысына рәхмәт белдерә. Мәчеткә даими йөрүчеләр Фәния Миңлегалиевага, Фәния Шәхвәлиевага, Рүзилә Камалетдиновага, Солтания Низаметдиновага һәм сыйлар әзерләүдә һәм ифтар мәҗлесләре үткәрүдә катнашкан башкаларга аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә, гөнаһларыгызны ярлыкап, рәхмәтеннән ташламасын сезне!
Мәвәзиф Латыйпов,
имам-наиб.
Читайте нас: