Татар һәм башкорт телләрендә матур һәм зур мәгънәле “ак әби” сүзтезмәсе олы яшьтәге хөрмәтле хатын-кыз турында сөйләгәндә кулланыла. Монда инде кешенең вазыйфасы да, баймы, ярлымы икәнлеге дә мөһим түгел. Нинди белеме булуы да әһәмиятле түгел. Иң мөһиме - рухи яктан бай, әхлакый чиста, хезмәт сөючән булырга кирәк. Габдуллина Тәзкирә Фәхрисламовна менә шундый ак әби.
Тәзкирә әби озын, матур, әмма авыр тормыш юлы үткән. Биографиясе шул чорның меңләгән кешеләрнекенә охшаш: күп балалы гаилә, сугыш көйдергән, авыр сугыш һәм сугыштан соңгы ач-ялангач балачак, үсмер еллары. Бөек Ватан сугышы инвалиды Сәмигулла Ибәтулловичка иртә кияүгә чыга, өч баласы – Бибисалиха, Мөбарәкшә һәм Мозаффар туа. Тормыш иптәше ветеринария табибы булып эшли, бар эшкә дә оста бик яхшы кеше була. Тәзкирә әбинең хатын-кыз бәхете озакка сузылмый. 1958 елда ире вафат була. 35 яшьлек хатын кулында өч бала белән кала, кечесенә нибары 2 яшь була. Ире төзи башлаган йортны төзеп бетерергә, балалар үстерергә һәм тәрбияләргә абыйлары, туганнары ярдәмләшә. Күпме йокысыз төннәр, өметсезлеккә бирелгән мизгелләр кичерә. Шулай булса да, тормыш әзерләгән кыенлыклар алдында сынмый, бөгелми. Үзен бөтенләе белән балаларына багышлый, үстерә, укыта, өйләндерә, кияүгә бирә. Кем генә булып – почтальон, сатучы, туган Сарлы авылы колхозында бригадир, кымыз ясаучы, дуңгыз караучы, бозау караучы булып эшләсә дә, вазыйфаларына һәрвакыт җаваплы һәм намуслы карый. Күршеләре һәм авылдашлары өчен югары әхлаклылык, тәртиплелек, түземлелек, яхшы күңеллелек, хезмәт сөючәнлек үрнәге була.
Олыгайган көнендә дә язмыш Тәзкирә әбигә сынаулар әзерли - улын һәм кызын, ике оныгын җирли. Әмма, шуңа карамастан, алга таба яшәвен дәвам итә, беркайчан да язмышына зарланмый һәм төшенкелеккә бирелми. Изге күңелле һәм акыллы, ул һәрвакыт актив була. Эштә дә, өендә дә җитешә. Хәзер дә, тормышка карата кызыксынучанлыгын югалтмый: телевизор карый, кесә телефоныннан оныклары белән сөйләшергә ярата, ашарына үзе пешерә.
- Гомер – бер мизгел кебек, шундый тиз үтте, - ди ул моңсуланып. - Мин бернигә дә үкенмим, озын гомер биргәне өчен Аллаһыма рәхмәтлемен, онытмаганнары өчен дәүләткә, урындагы хакимияткә, күршеләргә, авылдашларга рәхмәт. Улым бик яхшы, киленнәрем үз кызларым кебек. Дүрт оныгым уңышлары белән шатландыралар – менә минем байлыгым!” Хөрмәтле ак әбинең сүзләрендә горурлык яңгырый. – Мин бәхетле гомер кичердем, башкаларның ул тагы да бәхетлерәк булуын телим, - ди ул.
Тәзкирә Фәхрисламовна Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны буларак дәүләттән алган ике бүлмәле фатирда яши. Моңа кадәр 20 елга якын улы Мозаффар һәм килене Тамара белән яшәгән. Килен белән каенананың җылы мөнәсәбәтләренә көнләшергә генә кала. 40 елга якын алар бер-берсе өчен җан атып яшиләр. Әби гаилә тормышында азрак ишетергә, азрак сөйләргә, азрак күрергә кирәк дип исәпли. Шул чагында тормыш та уңышлы булачак.
Һәр иртәсе изге эшләр, туганнарының һәм якыннарының сәламәтлеге, баш очындагы тыныч күк йөзе өчен дога кылудан, кешеләрнең гөнаһларын ярлыкауны, ярдәм сорап Аллаһы Тәгаләгә ялварудан башлана. Аллаһыга ышану Тәзкирә әбинең тормышында мөһим урынны били. Яшь чагыннан ук мәчеткә йөргән, ислам кануннарына һәм Коръән укырга үзе өйрәнгән. Аның кулларында һәрвакыт дисбе, догалыклар.
Күптән түгел Тәзкирә әбигә 95 яшь тулды. Без аңа ныклы сәламәтлек, туганнары һәм якыннары даирәсендә тагын күп якты көннәр телибез!