+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
3 июнь 2019, 13:06

Сөенечле, мөбарәк көн

Хөрмәтле мөселманнар! Һәркайсыгызны мөкаддәс көн, бөек бәйрәм, Гаедел-Фитыр көне - Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Ураза бәйрәме барчабызга мөбарәк булып, алдагы елларыбызда да ил-көннәребез, җан-тәннәребез тыныч һәм сәламәт булган хәлдә дини һәм дөньяви бәйрәм көннәрен шатлык белән күрергә насыйп булсын.

Хөрмәтле мөселманнар! Һәркайсыгызны мөкаддәс көн, бөек бәйрәм, Гаедел-Фитыр көне - Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Ураза бәйрәме барчабызга мөбарәк булып, алдагы елларыбызда да ил-көннәребез, җан-тәннәребез тыныч һәм сәламәт булган хәлдә дини һәм дөньяви бәйрәм көннәрен шатлык белән күрергә насыйп булсын.
2019 елның 4 июнендә барча мөэмин-мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Ураза гаете - ул безнең өчен изге Рамазан ае белән хушлашу, аңа йомгак ясау.
Бу айда рухыбызны пакьләп, Раббыбызга якынайдык. Аның каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлеккә ирешә алдык. Ураза гаете - иң мөбарәк бәйрәмнәребезнең берсе. Бу бик шатлыклы, сөенечле көн. Аллаһка шөкер, Аның кушканнарын үтәдек, нәфесләребезне тыя алдык, изге Рамазан аенда ураза тоттык, дип шатланабыз, сөенәбез һәм изге гамәлләребезнең кабул булуына өметләнәбез. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылса иде. Рамазан аеның дәрәҗәсе турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлләллаһу галәйһи вәсәлләм болай дигән: «Рамазан ае - айларның хуҗасыдыр» («Бәйһәкый»).
Рамазан аенда ураза тоту ислам дине нигезләренең берсе булып тора. Шуңа күрә изге Рамазан ае - барлык айларның солтаны. Рамазан аеның башка айлардан өстенлегенең берничә сәбәбе бар:
1) Бу айда аять-аять булып, аерым сүрәләр булып җир йөзенә Коръән иңә.
2) Бу айда Кадер кичәсе бар. Ул кичәне Аллаһы Тәгалә: «Мең айдан да хәерлерәк», - ди.
3) Иң төп сәбәбе - Аллаһы Тәгалә Үзенең мәрхәмәте белән елның бер аен ахирәттә мәңгелек бәхеткә ирешү өчен билгеле бер вакыт итеп кылды.
Үзләренә бирелгән мөмкинлекне дөрес аклаган мөселманнар, бу айда тормышларын Коръәнгә һәм Пәйгамбәребезнең сөннәтенә генә таянып алып барырга тырыша һәм шул рәвешчә Рамазан гаетенең иртәсенә кадәр олуг әҗер-савапларга һәм гөнаһларының кичерелүенә ирешә.
Барлык айларның хуҗасы булган Рамазан ае үтеп китеп бара. Бу ай - бик бәрәкәтле булган гыйбадәт ае. Бу айда күк капкалары ачылып, бөтен галәмгә Аллаһының рәхмәте тарала. Бу айда кылынган гыйбадәтләргә әҗер-савап башка айларга караганда күбрәк бирелә һәм адәм баласының гөнаһлары кичерелә. Шуңа күрә без бу айда, җир йөзендә яшәүче миллионлаган дин кардәшләребез кебек үк ураза тоттык, тәравих намазлары укыдык, изге гамәлләрне күбрәк кылырга тырыштык, күңелләребезне тынычландырдык, иманнарыбызны ныгыттык.
Ураза тотып без тәннәребезне, күңелләребезне чистарттык, ниятләребезне дөресләдек, малларыбызны пакьладык. Изге ай барчасын - яшен-картын, ярлысын-баен, урта хәллесен бергә туплады, дуслаштырды. Бәйрәм көнне Аллаһы Тәгаләне олылап зекер итү белән бергә, без фәкыйрьләргә сәдака өләшергә, ата-ананың, туганнарның, күршеләрнең хәлен белергә, аларны күчтәнәчләребез, бүләкләребез белән сөендерергә бурычлы. Ошбу мөбарәк көнне гает намазы укыла. Аллаһы Тәгалә ошбу рәхмәтле айда тоткан уразаларыбыз, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребез бәрәкәтендә тормышыбызны тагын да күркәмрәк итеп, изге ният-максатларыбызга ирешергә юлларын ачсын!
Бакалы авылының “Ислам нуры” мәчетендә Ураза гаете 4 июньдә иртәнге 10 сәгатьтә бәйрәм вәгазьләреннән башлана. Аннан соң гает намазы укыла.
Мәчетебезгә рәхим итегез!
Олы ихтирам һәм изге догалар белән имам-хатыйб
Рузалим Хисамбиев.
Читайте нас: