+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
3 июнь 2019, 11:49

Вознесение

Июньгә туры килгән Вознесение – Христосның күккә күтәрелгән көне - 12 бөек православие бәйрәмнәренең берсе. Ул Олы көннән соң һәрвакыт 40 көн үткәч билгеләнә, ә быел 6 июньдә бәйрәм ителә. Үлеп терелгәннән соң Христос тагын 40 көн укучылары янына килгән, Аллаһы патшалыгы турында сөйләгән.

Июньгә туры килгән Вознесение – Христосның күккә күтәрелгән көне - 12 бөек православие бәйрәмнәренең берсе. Ул Олы көннән соң һәрвакыт 40 көн үткәч билгеләнә, ә быел 6 июньдә бәйрәм ителә. Үлеп терелгәннән соң Христос тагын 40 көн укучылары янына килгән, Аллаһы патшалыгы турында сөйләгән.
Үлеп терелгәннән соң Аллаһы алар белән янәшә булмаса да, төрле вакытларда һәм төрле урыннарда алар каршында пәйда булган. Ул укучыларына – апостолларга үгет-нәсыйхәтләрен биргән һәм болай дигән: “Бөтен җирләрдән үтегез һәм Аллаһы-Ата, Аллаһы-Ул һәм Аллаһы Изге Рухка ышанырга өйрәтегез”. Аларны җыеп Ул: “Иерусалимнан китмәгез, әмма Атабыз вәгъдә иткәннәрне көтегез, бу турыда сез Миннән ишеткән идегез. Сезнең янга изге Рух төшкәннән соң көч алачаксыз һәм Иерусалимда, бөтен Иудеядә, Самариядә һәм хәтта җир читенә кадәр минем шаһитларым булачаксыз. Минем исемем белән шайтаннарны куачаксыз, яңа телләрдә сөйләячәксез, кулларыгыз сырхауларга кагылганда, алар савыгачак”, - дигән.
Укучылары белән бу әңгәмәдән соң 40нчы көнне Иисус Христос аларны Иерусалим янындагы Елеон тавына алып менә һәм, аларга фатыйхасын биреп, ераклаша һәм, ак болыт тулысынча үзен каплаганчы, күккә аша башлый. Укучылар алдында ак киемле ике фәрештә пәйда була һәм алар Иисусның күккә күтерелгән кебек җиргә дә шул рәвешле киләчәге турында әйтәләр. Апостоллар Иерусалимга зур шатлык белән кайталар, чөнки яраткан Укытучылары белән аерылсалар да, Аның һәрвакыт Изге Чиркәү белән булачагы турында вәгъдәсен алдылар. Ул бер үк вакытта күктә дә, җирдә дә була ала, әмма күзгә күренми.
Хөрмәтле ир һәм кыз туганнар! Сезне бөек бәйрәм - Христос Вознесениесе белән котлыйм. Табигать белән тулысынча килешеп яшәү, җир-туйдыручыбызга хөрмәтчел карау, аңа бернинди зыян салмыйча һәртөрле яманлыклардан саклау өчен Аллаһы күңелләребезгә рухилык, шатлык, тынычлык һәм иминлек, ата-бабаларыбыздан калган халык акылын бирсен.
Вера ЕРМАКОВА.
Читайте нас: