+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
3 июнь 2019, 13:46

Яңа автобуста - яңа җиңүләргә!

Район Мәдәният сараеның иҗади коллективлары шушы көннәрдә көтеп алынган һәм лаеклы бүләк - 19 пассажирга исәпләнгән Форд-транзит микроавтобусы алдылар. Ул заманча хәвефсезлек чаралары һәм тахограф белән җиһазланган, олыларны һәм балаларны йөртү өчен җайланган.

Район Мәдәният сараеның иҗади коллективлары шушы көннәрдә көтеп алынган һәм лаеклы бүләк - 19 пассажирга исәпләнгән Форд-транзит микроавтобусы алдылар. Ул заманча хәвефсезлек чаралары һәм тахограф белән җиһазланган, олыларны һәм балаларны йөртү өчен җайланган.
Ел саен районның иҗади коллективлары, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының чаралар планына ярашлы, республика фестивальләрендә һәм смотрларында катнашалар һәм призлы урыннар алалар. Юлда йөрү өчен күптән инде комфортабельле һәм хәвефсез транспорт кирәк иде. Чөнки 2007 елның июлендә сатып алынган пассажирлар «Газеле», РФның Юл йөрү кагыйдәләре үзгәрү сәбәпле, 10 яшьтән узган балаларны йөртү өчен яраксызга әйләнде. Муниципаль район хакимияте автотранспорт сатып алу өчен өстәмә акча бүлү турында безнең мөрәҗәгатьне хуплады. Һәм менә, безнең хыял тормышка ашты.
Яңа транспорт район Мәдәният сараена беркетелде, әмма гастроль эшчәнлектә район Мәдәният сарае коллективлары гына түгел, Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, Балалар иҗат йорты һәм башка учреждениеләр дә катнашачак.
Район Мәдәният сарае район хакимиятенә, шәхсән А.Г.Андреевка районның үзешчән сәнгатендә катнашучыларга сизгер, игътибарлы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерә. Автобус өчен рәхмәт! Бу шатлыклы вакыйга гына түгел, бу - балалар сәламәтлеге һәм хәвефсезлеге турында хәстәрлек.
Замира Соколова, «Бакалы район Мәдәният сарае»
МБУ начальнигы урынбасары.
Читайте нас: