+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 июнь 2019, 14:21

Аллы-гөлле төсләр һәм иҗат диңгезе

Язгы көннәрнең берсендә “Сказка”, “Радуга”, “Буратино” балалар бакчаларында, коррекцион мәктәп-интернатта һәм Балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр Башкортстан Республикасы оештырылуның 100 еллыгына багышланган бәйрәм концертында район Мәдәният сараеның зур залында тамашачыларны сәламләделәр.

Язгы көннәрнең берсендә “Сказка”, “Радуга”, “Буратино” балалар бакчаларында, коррекцион мәктәп-интернатта һәм Балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр Башкортстан Республикасы оештырылуның 100 еллыгына багышланган бәйрәм концертында район Мәдәният сараеның зур залында тамашачыларны сәламләделәр.
Сәхнәдә Балалар иҗат йортында һәм коррекцион мәктәптә тәрбияләнүчеләр - күптапкырлар чыгыш ясаган зурлар һәм үз иҗат юлын әле генә башлаган балалар бакчаларында тәрбияләнүче кечкенә йолдызлар чыгыш ясадылар. Концертка килүчеләргә балалар программа барышында яшь йөрәкләренең бер өлешен бүләк иттеләр. Чагу, матур, ихлас, дулкынландыргыч... Үткәрелгән чара турында тәэссоратларны тапшыру өчен күп матур, җылы сүзләр сайларга мөмкин. Һичсүзсез, бу көнне концерт авыл кешеләре тормышында чагу вакыйга булды. Залда буш урыннар булмау, тулы аншлаг моны раслый.
Чыгышлар төрле һәм яхшы әзерләнелгән иде. Программаны Балалар иҗат йортының сөйкемле педагоглары А.М.Кирзеева һәм Е.В.Владимирова алып бардылар.
Балалар бакчаларында этномәдәни тәрбиягә зур игътибар бүленә. “Чәчкә ат, туган ягым Башкортстан!” музыкаль-этнографик композициясе шуны күрсәтте. Үз тамырларын белгән һәм саклаган, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен кабул итү аша халкының тарихын белгән һәм хөрмәт иткән кеше бәхетле, ышанычлы һәм нык булачак. Барлык шушы сыйфатлар кече яшьтән формалаша.
Иксез-чиксез киңлекләре, яшел урманнары һәм басулары, зәңгәр инешләре, кечкенә авыллары һәм зур шәһәрләре белән Туган илебез бөек һәм матур. Әмма шулай да бу бөеклектә һәркемнең үз почмагы бар, ул аңа аеруча якын булып тоела - ул аның туган ягы. Безнең өчен бу - Башкортстан. Шуңа күрә залда утырган һәркем “Башкортстан” шигырен аңлагандыр, мөгаен, аны Камила Галиева (“Сказка” балалар бакчасы”) оста сөйләде.
Һәр чыгыш – тулы бер тарих: бу педагогларның сәхнәдә гәүдәләнеш тапкан осталыгы һәм кабатланмас идеяләре, репетицияләрдәге тырыш хезмәт, концертка әзерләнү, балаларның һәм аларның әти-әниләренең дулкынлануы. Күп катнашучылар өчен ул уңышлы дебютка әйләнде. Балалар гадилекләре, тырышлыклары һәм осталыклары белән гаҗәпләндерделәр.
Балаларның ташып торган энергиясе дәртле биюләрдә чагылды. Балалар иҗат йортының сөйкемле яшь биючеләре тамашачылар игътибарына һәркемгә таныш “Буги-вуги”, эстон халык, “Варенька” рус, “Кош-корт ихатасы” шаян башкорт, “Ох, уж эта школа” һәм башка биюләрне тәкъдим иттеләр. “Курай” башкорт композициясе, эстрада һәм “Купала” рус биюе (“Радуга” балалар бакчасы), “Звездная страна”, “Модницы”, “Рок-н-ролл”, “Три подружки” (“Сказка”), “Чарли” (“Буратино”) биюләре кичәнең бизәге булды.
Республика конкурсларында күптапкырлар җиңүчеләр - мәктәп-интернатта укучылар, дусларча аралашу өчен киртәләр булмавын тагын бер тапкыр раслап, ишарәләп башкарылган җырлар белән (“Мечта” студиясе, җитәкчесе А.Елисеева) зур сәхнәдә чыгыш ясадылар.
“Сказка” балалар бакчасының өлкән төркем кызлары, “Созвездие” вокаль ансамбле (Балалар иҗат йорты), кызлар триосы (“Буратино” балалар бакчасы – Э.Даянова, А.Нәгыймова, З.Гафина) бик яхшы вокаль номерлар башкардылар. Концерт “Башкортстан” җыры белән тәмамланды.
Бу кичәдә тамашачылар фантазияләр очышы, иҗат һәм ваемсыз балачак дөньясына чумдылар. Чынлап та, һәр бала үзенчә талантлы, һәр тәрбияләнүче зур сәхнәдә лаеклы чыгыш ясады. Балалар коллективына алга таба үсеш һәм иҗади уңышлар телибез!
Гөлназ ГАЛИЕВА, җәмәгать хәбәрчесе.
Читайте нас: