+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 июнь 2019, 11:19

Чираттагы проект каралды

Район хакимиятендә муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев рәислегендә чираттагы эшкуарлык сәгате үтте. Анда эшкуар В.И.Степановның проекты каралды, ул Бакалы авылында газ белән заправкалау станциясе төзүне планлаштыра.
Плодоягодная авылыннан шәхси эшкуар Валерий Степанов төзелеш өчен туры килгән җир участогы сайлауда һәм аны рәсмиләштерүдә ярдәм сорап район хакимиятенә мөрәҗәгать итте. Объект гади түгел, аны урнаштыруга һәм территориясенә таләпләр дә аерым. Шушы мәсьәләне тикшерүдә милеккә идарә итү комитеты, газ хезмәте вәкилләре, Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы, районның баш архитекторы һәм башкалар катнашты.
Нәтиҗәдә шәхси эшкуарга ике – “Лукойл” АЗСы һәм автовокзал арасындагы һәм “Красная звезда” авыл хуҗалыгы предприятиесенең элекке территориясендәге җир участоклары тәкъдим ителде. Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев эшкуарны проектны тормышка ашырганда җир участогы сайлауга, документлар рәсмиләштерүгә, СНиП таләпләренә, саклау зонасына һәм башкаларга тулы җаваплылык белән карарга чакырды.
Валерий Иванович якын киләчәктә халыкны сыекландырылган газ белән тәэмин итүне дә планлаштыра, әмма бу заправкалау станциясен төзегәннән һәм ачканнан соң эшләрнең икенче этабы булачак.
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА.
Читайте нас: