+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 июнь 2019, 14:11

Гөрләп үтте сабан туе - хезмәт туе!

1 июнь бакалылар һәм район кунаклары өчен үзенчәлекле көн булды, чөнки ул өч чагу һәм матур вакыйганы - Балаларны яклау көнен, озак көтелгән җәйнең башлануын һәм яраткан Сабантуйны берләштерде. Иртән сибәләп торган яңгыр әйтерсең заказ буенча 11 сәгатькә туктады, чагу кояш чыкты һәм җылытып җибәрде.
Без кунакларга шат
Бәйрәмчә бизәлгән Сабантуй акланына акрынлап кешеләр җыелды. Спорт мәйданчыклары, аттракционнар, сәүдә рәтләре беренче килүчеләрне каршы алды, ә тирмәләрдә бәйрәмнең кунакларын каршы алырга өстәлләр әзерләделәр. Сәхнәдә үзешчән сәнгать артистлары иртән-иртүк үз чыгышлары белән шатландырдылар.
Шул ук вакытта мәйданга кунаклар килә торды. Аларның күбесе ел саен җәй башында тантаналарда катнашалар, мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә якташларына һәрьяклы ярдәм күрсәтәләр, мәдәни-күмәк һәм спорт чараларына иганәчелек итәләр. Һәр бәйрәмдә, бигрәк тә Сабантуйда, якташларыбызны көтеп алабыз һәм хөрмәтлибез.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 7нче июньдә чыккан 46нчы санында укыгыз.
Читайте нас: