+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 июнь 2019, 14:23

Игътибар өчен рәхмәт

Күпсанлы бәйрәмнәр арасында күңелгә аеруча үтеп кергәннәре һәм бөтен дөнья белән билгеләнгәннәре бар. Аларның берсе - Халыкара балаларны яклау көне алдыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны һәм үсмерләрне реабилитацияләү үзәгенең Бакалы районындагы бүлекчәсенә район прокуратурасы вәкилләре - район прокуроры урынбасары, юстициянең кече советнигы Г.Р.Ахунова һәм прокурор ярдәмчесе, 3 класслы юрист Э.Р.Мөхәррәмов килде.

Гөлнара Рәисовна Ахунова, балаларга һәм аларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп, үсеп килүче буын турында хәстәрлек безнең җәмгыять үсешенең мөһим шартларының берсе булуын билгеләде. Балаларның тулыкыйммәтле һәм гармонияле үсеше өчен дәүләт җитди адымнар ясый: яшь һәм күп балалы гаиләләргә системалы ярдәм күрсәтелә, сәламәтлекне ныгыту буенча күпсанлы чаралар кабул ителә, балалар учреждениеләре төзелә. Бәхетле балачак - бу әти-әниләрнең һәм остазларның яратуы һәм хуплавы, балаларның сәләтләрен тормышка ашыру буенча тиешле чараларның булуы. Ул әти-әниләрне, филиал белгечләрен - балаларны сәламәтләндерүдә катнашучы, белем бирүче, тәрбияләүче, мәнфәгатьләре сагында торучыларның барысын да Балаларны яклау көне белән тәбрикләде. Барысына - ныклы сәламәтлек, ә балаларга күңелле җәйге каникуллар теләде һәм бүләкләр тапшырды.
Филиал хезмәткәрләре һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар башкаруында «Улыбка» җыры һәм игътибар өчен рәхмәт сүзләре чараның кульминацион мизгеле булды.
Безнең коллектив прокуратураның барлык хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш, гаиләләренә бәхет, һөнәри уңышлар һәм иминлек тели!
Эльвира Фәттахова,
сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны һәм үсмерләрне реабилитацияләү бүлекчәсе мөдире.
Читайте нас: