+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 июнь 2019, 11:23

Коллегабыз иң яхшылар арасында

Язгы көннәрнең берсендә Уфа шәһәренең “Торатау” Конгресс-холлында һөнәри эшчәнлекләрен балалар тәрбияләү белән уңышлы яраштыручы хатын-кызларны хөрмәтләделәр. Бирегә төрле һөнәр вәкилләре – табибәләр, укытучылар, галимнәр, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре, эшкуарлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре, волонтерлар җыелган иде. Алар алдында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбиров чыгыш ясады.
Бу чарада катнашу кебек зур хөрмәт коллегабыз Зирә Миргасыймовна Латыйповага - “Шәфкатьлелек” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгенең социаль хезмәткәренә тиде. Ул социаль хезмәтләндерү өлкәсендә чирек гасырдан күбрәк хезмәт куя. Һөнәре – аның омтылышы дип ышаныч белән әйтеп була.
Сер түгел, безнең эштә шәфкатьлелек, хәлгә керә белү һәм тормыш тәҗрибәсе мөһим роль уйный, боларның барысы Зирә Миргасыймовнага хас.
- Башта, әлбәттә, эшләве би ккатлаулы иде, безнең опекада үзенчәлекле контингент, - дип сөйли З.Латыйпова. - Әмма акрынлап социаль хезмәтләр алучыларны аңларга өйрән-дем, һәм бүген эш бары шатлыук китерә.
Зирә Миргасыймовна социаль хезмәтләр алучылар янына атнасына ике тапкыр бара. Вазыйфалар даирәсе шактый киң һәм һәр карт кеше өчен индивидуаль. Һәм, әлбәттә, һәрберсеннә ярдәм итәргә, тыңларга кирәк. Шушы көндәлек эшләрне ул бик яхшыга башкара.
Ә эш көне тәмамланганнан соң Зирә өенә ашыга, чөнки аны түземсезләнеп гаиләсе көтеп тора. Ул уңган, кунакчыл хуҗабикә, яхшы тормыш иптәше, ике кызына яраткан әни һәм ике оныгына хәстәрлекле картәни. Йорты ямьле, анда кунакларга һәрвакыт шатлар. Бетмәс-төкәнмәс эшләр агымында ул үзенең мавыгуы – бакчачылык өчен дә вакыт таба. Җәмәгать эшләрен башкарырга да Зирә Миргасыймовна мөмкинлекләр таба. Ул – участок сайлау комиссиясе әгъзасы, һәм 20 елдан күбрәк социаль хезмәткәр буларак ел саен район сабантуйларында катнаша.
Социаль хезмәтләндерү өлкәсендә Зирә Миргасыймовна коллективта һәм социаль хезмәтләр алучылар, авылдашлары арасында лаеклы абруй яулады. Коллегабызның намуслы эше һәм башкаручанлыгы клиентларның күп җылы сүзләре, төрле дәрәҗә бүләкләр белән раслана.Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул берничә тапкыр учреждениенең һәм республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль хезмәтләндерү министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ә быел З.М.Латыйпова күпьеллык намуслы хезмәте өчен Русия Федерациясенең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатын алды.
Альмира КАЗЫЙХАНОВА,
«Шәфкатьлелек» үзәгенең кадрлар буенча белгече.
Читайте нас: