+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 июнь 2019, 14:22

Парадка чыктык

Безнең Бакалы “Радуга” балалар бакчасында (3нче корпус, Сосновка авылы) патриотик тәрбиягә зур игътибар бүленә. Тәрбияләү процессында патриотик юнәлештәге бәйрәмнәр, занятиеләр, чаралар күп вакытны били. Күптән түгел Җиңү көненә, элегрәк 1нче Майга багышланган тематик занятиеләр үтте.

Безнең Бакалы “Радуга” балалар бакчасында (3нче корпус, Сосновка авылы) патриотик тәрбиягә зур игътибар бүленә. Тәрбияләү процессында патриотик юнәлештәге бәйрәмнәр, занятиеләр, чаралар күп вакытны били. Күптән түгел Җиңү көненә, элегрәк 1нче Майга багышланган тематик занятиеләр үтте.
Тәрбияләнүчеләр-ебез 1нче Майны тынычлык, яз һәм хезмәт бәйрәме буларак беләләр. Алдагы берничә буын мәктәп укучылары кебек, алар күмәк демонстрацияләрне, зур сәяси бәйрәмнәрне күрмәделәр. Әмма бәйрәмнең тарихын, традицияләрен алар белергә тиеш. Башкалары кебек үк, бу халыкара бәйрәм һәм бөтен дөньяда билгеләнә.
Төркемнәрдә халыклар арасында тынычлыкны һәм дуслыкны пропагандалаучы 1нче Майның тарихы, төрле илләрнең мәдәнияте һәм традицияләре турында сөйләүче шигырьләр һәм кызыклы хикәяләр укыдык. Шушы көннәрдә Яз һәм Хезмәт көненә багышланган парад оештырылды һәм үткәрелде. Зурлар кулларына - чәчкәләр һәм транспарантлар, ә балалар флажоклар һәм шарлар тоткан иделәр. Балалар бакчасының ике төркемендә тәрбияләнүчеләр “Тынычлык! Хезмәт! Май!” лозунгы белән Сосновка авылы урамы буенча үттеләр. Авылда яшәүчеләр зур булмаган, әмма тату, бердәм коллективның тантаналы йөрүен сокланып күзәттеләр. Күпләребез балачактан күнеккән бәйрәм үзенең әһәмиятен югалта төшсә дә, ул яши һәм хәзер “Яз һәм хезмәт көне” дигән матур исемгә ия.
Чара бераз тарих турында сөйләшеп алу мөмкинлеге бирде, ул, һичшиксез, балаларның аң даирәсен киңәйтәчәк һәм киләчәктә кирәк булачак. Ә без плакатлардагы тынычлык күгәрчененә карап, аның безнең гаиләләргә иминлек һәм яхшылык китерәчәгенә ышаначакбыз.
Зоя Иванова, Айгөл Суханова, тәрбиячеләр.
Читайте нас: