+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 июнь 2019, 14:14

Шәфкатьле кешеләр һөнәре

8 июньдә һөнәри бәйрәм - Социаль хезмәткәр көнен халык һәм ярдәмгә мохтаҗ гражданнар белән эшләүче күп хезмәтләр билгели, әмма, иң беренче чиратта, социаль хезмәтләр алучыларга үз хәстәрлеген һәм игътибарын бирүчеләрнең бәйрәме. Өйгә барып социаль хезмәтләндерү - стационар булмаган хезмәтләндерүнең иң таләп ителгән формасы. Социаль хезмәтләр алучылар прописка буенча туган җирләрендә яшиләр, һәм безнең хезмәткәрләр тормыш эшчәнлеге өчен аларга имин шартлар булдыралар.

8 июньдә һөнәри бәйрәм - Социаль хезмәткәр көнен халык һәм ярдәмгә мохтаҗ гражданнар белән эшләүче күп хезмәтләр билгели, әмма, иң беренче чиратта, социаль хезмәтләр алучыларга үз хәстәрлеген һәм игътибарын бирүчеләрнең бәйрәме. Өйгә барып социаль хезмәтләндерү - стационар булмаган хезмәтләндерүнең иң таләп ителгән формасы. Социаль хезмәтләр алучылар прописка буенча туган җирләрендә яшиләр, һәм безнең хезмәткәрләр тормыш эшчәнлеге өчен аларга имин шартлар булдыралар.
Бакалы районында “Шәфкатьлелек” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге коммерциягә карамаган автоном оешмада 53 социаль хезмәткәр эшли. Хезмәтләр 48 торак пунктында яшәгән өлкән яшьтәге 547 гражданга һәм инвалидка күрсәтелә. Социаль хезмәткәрләр ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ булучыларның барысына күңел җылысын бирәләр.
1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр республика бюджеты средстволары исәбенә дәүләт учреждениесе булмаган коммерциягә карамаган оешмаларга субсидияләр бирү, “Өйгә барып социаль хезмәтләндерү” дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча конкурс нәтиҗәләре буенча Краснокама районының “Тормыш” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге коммерциягә карамаган автоном оешмасын Бакалы районының “Шәфкатьлелек” оешмасына куштылар. Краснокама районында 23 хезмәткәр районның 22 торак пунктында 280 социаль хезмәт алучыны хезмәтләндерә.
Социаль хезмәтләр алучылар арасында - һәлак булган ветераннар гаиләсеннән 5 кеше, 45 сугыш ветераны, 140 хезмәт ветераны, 131 инвалид һәм 15 бала.
Шулай ук үзебезнең район территориясендә яшәүче, тормыш эшчәнлеген объектив бозучы авыр хәлләрдә калган гражданнарны реабилитацияләүнең техник средстволары белән вакытлыча тәэмин итү буенча хезмәтләр күрсәтәбез. Түләүсез нигездә хезмәтләр БРның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы игълан иткән конкурста откан грант средстволары исәбенә ачылды. Килешү нигезендә һәм кабул итү-тапшыру акты буенча мохтаҗ булган 24 кешегә вакытлыча файдалануга реабилитацияләүнең 40тан күбрәк техник средствосы бирелде.
Өйгә барып социаль хезмәтләр күрсәтүдән тыш, “Шәфкатьлелек” үзәгендә социаль хезмәткәр беркетелмәгән төлкелдәге торак пунктларда ярдәм күрсәтү өчен “Мобиль бригада” эше оештырылды.
Ярты елда 17 тапкыр бару оештырылды һәм 50дән күбрәк социаль-көнкүреш хезмәтләр күрсәтелде.
Туклану продуктлары һәм дару препаратлары сатып алу һәм илтеп бирү, су китерү, идән юу, ашарга пешерү кебек хезмәтләр шулай ук иң таләп ителгәннәрдән.
Безнең хезмәт районда яшәүчеләргә тиешле социаль хезмәтләр һәм ярдәм, барлык категория гражданнар өчен социаль хезмәтләр күрсәтергә сәләтле.
Социаль хезмәтләндерү сыйфаты тулысынча социаль хезмәткәрнең шәхесенә, аның җаваплылыгына, тәртиплелегенә, ярдәмчеллегенә бәйле. Тиешле мораль-этик, һөнәри сыйфатларга ия булмаган хезмәткәргә өлкән яшьтәге кеше конфиденциаль мәгълүматны, акчасын, мөһим документларын ышанып тапшырмаячак. Аларның ышанычын яулау гади түгел. Әмма безнең хезмәткәрләр моны булдыралар. Социаль хезмәткәрләр һөнәри әзерлекле – ел саен квалификация күтәрү курслары үтәләр, Рәхмәт хатларына һәм Мактау грамоталарына ияләр. Быел күпьеллык намуслы хезмәте өчен Зирә Миргасыймовна Латыйпова Башкортстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова кулларыннан Русия Федерациясе Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатын алды.
Болардан тыш, социаль хезмәткәргә чит кешенең көчсезлеген һәм сызлануларын аңларга, тиешле ярдәм күрсәтергә кирәк. Безнең өлкәдә андый кешеләр күп. Болар - Н.Т.Авзалова (Мостафа), Р.Г.Газетдинова (Куян), Л.Р.Гыйлаҗева (Шуган), Л.И.Маркова (Үмер), О.А.Густова (Яңа Маты), Н.Г.Булыгина (Ахман), З.С.Хафизова (Сакат), З.Ф.Гатауллина (Бакалы).
Баш бухгалтер З.Е.Тангаева, кадрлар буенча белгеч А.А.Казыйханова, “Шәфкатьлелек” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге җәмгыятенең генераль директоры Г.М.Әхмәтшина үз эшләренә зур җаваплылык һәм энтузиазм белән карыйлар.
Без ветераннарыбыз – элекке директор Д.Ф.Гыйзамов, генераль директор Р.Х.Шакиров, социаль хезмәткәрләр З.Н.Мардеева (Бакалы), К.И.Вяткина (Утар), Ф.Н.Ульмасова, С.В.Ульмасова (Яңа Балыклы) белән горурланабыз.
Барлык социаль хезмәткәрләрне, социаль өлкә хезмәткәрләрен, предприятие ветераннарын Социаль хезмәткәр көне белән тәбриклим. Ныклы сәламәтлек, барлык эшләрдә уңышлар, социаль хезмәтләр алучылардан рәхмәтле, җылы сүзләр, бәхет һәм уңышлар телим!
Ринат ДӘҮЛӘТОВ, “Шәфкатьлелек” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге директоры.
Читайте нас: