+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 июнь 2019, 14:12

Йөрәк җылысын - үзенчәлекле балаларга

Балаларны яклау көнендә ятим һәм ата-ана каравыннан калган балаларга аерым игътибар бүленә. Бу көнне ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булган кайбер җәмәгать оешмалары, предприятиеләр вәкилләре балалар йортларына, приютларга һәм балалар өчен башка дәүләт учреждениеләренә барырга тырышалар, аларга бүләкләр бирәләр, бәйрәмнәр оештыралар. 1 июньдә безнең районга республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручының тормыш иптәше, “Үзенчәлекле балалар” хәйрия фондының попечительләр советы әгъзасы Каринэ Владимировна Хәбирова килде.

Хәтерегезгә төшерәбез, авыр чирле балаларга “Үзенчәлекле балалар” хәйрия ярдәме фонды табибә-неонатолог Фәйрүзә Мөнәвировна Латыйпова тарафыннан 2016 елның февралендә оештырылды. Фонд үсешне тоткарлаучы авыр чирле кечкенә балаларга ярдәм оештыру белән шөгыльләнә. Аның эшенең төп юнәлешләре: хәвеф төркемендәге, инвалид балаларны дәвалауны һәм абилитацияләүне оештыруда, профильле клиникаларга, врачларның квалификациясен күтәрүдә ярдәм күрсәтү һәм әти-әниләр белән балаларның үсеше тоткарлануны вакытында ачыклауга һәм инвалидлыкны кисәтүгә юнәлтелгән информацион эш алып бару.
Каринэ Владимировна Хәбирова районга визитын күптән түгел ачылган Балалар сәнгать мәктәбенең концерт залына барудан башлады. Мәртәбәле кунак муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев озатуында мәктәпнең рәсем бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләрнең картиналары белән танышты, биналар буенча үтте, Балалар сәнгать мәктәбе директоры Р.Р.Ворсина һәм район җитәкчесе белән әңгәмәләште. Хәйрия фондының попечительләр советы әгъзасын учреждение эшчәнлегенең финанслануы, белем алучылар контингенты һәм саны, үткәрелгән ремонт һәм башка күпләр кызыксындырды.
Әлеге вакытта 24 бала яшәгән Балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют бүлекчәсендә К.В.Хәбирова балигъ булмаганнар эшләре буенча комитет, опека бүлеге, прокуратура, мәшгульлек үзәге, Эчке эшләр министрлыгы бүлеге һәм башка учреждениеләр белән хезмәттәшлекнең ничек оештырылуы, шулай ук А.Ф.Фроловадан балаларның бүлекчәдә булу дәвамлылыгы белән кызыксынды.
Биредә кунаклар Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмдә булдылар. Хезмәткәрләр тәрбияләнүчеләр белән концерт номерлары, уеннар, конкурслар әзерләгән иделәр. Приютта күптән барлыкка килгән традиция буенча мәртәбәле кунакка балалар үз куллары белән эшләгән истәлекле бүләкләр бирделәр. Каринэ Владимировна балаларга - әдәби китаплар, фикерләүне үстерүче уеннар, ә педагогларга психология-реабилитацияләү эшләре үткәрү өчен әсбаплар бүләк итте.
Алга таба К.В.Хәбирова Бакалы сабантуенда катнашты. Интервьюсында кунак районга килүе бары тик чагу уңай тәэссоратлар калдыруын билгеләде.
Читайте нас: