+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 июнь 2019, 14:18

Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча

Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары - республиканың баш суд приставы урынбасары Р.Р.Садыйков Бакалы районы суд приставлары бүлегендә күчмә кабул итү үткәрде. Без Рамил Рәшитович белән районга сәфәренең максаты, гражданнарны кабул итү үзенчәлекләре һәм мондый очрашуларда ешрак нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итүләре турында әңгәмәләштек.

- Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе Идарә җитәкчесенең һәм аның урынбасарларының гражданнарны кабул итү өчен структура подразделениеләренә бару графигын төзеде. Графикка ярашлы, чираттагы сәфәр сезнең районда булды. Бакалы бүлеге хезмәткәрләре белән эш буенча очрашу үткәрү өчен безнең бүлекләр белгечләре дә килде.
Кабул итү вакытында үтәтү документларының башкарылу мәсьәләләре буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр килде. Әгәр юллаучыларның бурычлылар тарафыннан акча средстволары түләмәү турында сораулары барлыкка килсә, бурычлыларның, үз чиратларында, аларга карата төрле чикләү чаралары салыну буенча сораулары булды. Мисалга, Бакалы районы буенча суд приставлары бүлегенә юллаучыдан бурычлыдан – икенче группа инвалидтан ай саен зур булмаган сумма гына керүе турында сорау булды. Калган барлык мөрәҗәгатьләр суд приставларының башка территориаль бүлекләрендә үтәтүдә торган үтәтү документларына кагылды. Алар компетентлы вазыйфалы кешеләр тарафыннан каралачак һәм барысына да язма җавап биреләчәк.
Бакалы районы суд приставлары бүлеге коллективына килгәндә, аларга сораулар булмады.
Эш сәфәренең ахырында Р.Р.Садыйков Идарә җитәкчелеге исеменнән хезмәт эшчәнлегендә яхшы нәтиҗәләр, гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү буенча бурычларны үтәүдә тырышлык өчен бүлек коллективына рәхмәт әйтте.
Читайте нас: