+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 июнь 2019, 00:47

Авылда яшәүчеләр сорау бирә

“Инцидент” программасы ВКонтакте социаль челтәренең «Бакалы районы хакимияте» төркемендә Зилә Сәфәргалина-Митрофанованың мөрәҗәгатен ачыклады.

“Инцидент” программасы ВКонтакте социаль челтәренең «Бакалы районы хакимияте» төркемендә Зилә Сәфәргалина-Митрофанованың мөрәҗәгатен ачыклады.
СОРАУ:
Хөрмәтле хакимият. Төзекләндерү буенча айлык бара. Шул уңайдан сезгә мөрәҗәгать итәсем килә: нигә татар зираты артында чүплек ясадылар, бу узган елда шимбә өмәсеннән соң барлыкка килде, зиратны тазарту шулай буламени, ул чүпне койма буена өйми генә шунда ук илтеп түгәргә мөмкин иде бит. Авыл Советына берничә тапкыр мөрәҗәгать иттек, чара күрелми. Хәзер җәй, мәрхүмнәрнең каберләренә туганнары килә. Анда җирләнгән әти-әниләребез рәнҗеп ятмасыннар иде.
ҖАВАП:
Хәерле көн, Зилә! Сез бик мөһим теманы күтәрәсез, чынлап та, зират һәм аның янындагы территория чиста һәм тәртиптә булырга тиеш. Шимбә өмәләрендә мөселман һәм православиелеләр зиратларыннан җыелган чүпләрне түгү оештырылды, алар янындагы территорияләр чистартылды. Сез әйткән урыннан чүп алынды. Мөрәҗәгатегез өчен рәхмәт.
Хөрмәт белән, Миләүшә РИЯНОВА,
Бакалы районы хакимиятенең рәсми вәкиле.
Читайте нас: