+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 июнь 2019, 00:45

Эшне Интернет аша да табарга мөмкин

Эш табарга теләү-челәргә «Работа в России» порталы вакансияләрнең киң базасын тәкъдим итә.

Эш табарга теләү-челәргә «Работа в России» порталы вакансияләрнең киң базасын тәкъдим итә. Ул эш эзләү һәм сайлау буенча коммерциягә караган күпчелек сайтлар кебек эшли. Аның төп аермасы – файдаланучылар өчен түләүсез булуы, мәгълүматларның ышанычлылыгы, халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт органнары ягыннан ярдәм.
Порталда эш эзләү юлына һөнәрегезне; исәп тоткан хезмәт хакы зурлыгы, эш төбәге, мәшгульлек төре, эш гарфигы һәм башкаларны кертеп эзләп була.
Теркәлгәннән соң эш бирүчеләр вакансия барлыкка килгәндә сезне базада таба алсыннар өчен резюме калдыра; үзегезгә туры килгән вакансия таба; якындагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итә; рассылкага языла һәм теләсә кайсы төбәктәге вакансияләрне ала алачаксыз. Портал эш бирүче белән бәйләнешкә керү һәм Skype буенча дистанцион әңгәмәләшү үтү мөмкинлеген бирә.
Эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр җентеклерәк мәгълүматны http://trudvsem.ru/ адресы буенча таба алалар.
Читайте нас: