+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 июнь 2019, 00:49

Пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр санаторийда сәламәтлекләрен ныгыта алалар

Билгеле булуынча, 2001 елдан Социаль страховкалау фонды эш бирүчеләргә производство травматизмын һәм һөнәри авыруларны киметү буенча кисәтү чараларына страховкалау взносларының 20 процентын бүлеп бирә. 2019 елның яхшы хәбәре - хәзер ул 30 процент тәшкил итәчәк.

Билгеле булуынча, 2001 елдан Социаль страховкалау фонды эш бирүчеләргә производство травматизмын һәм һөнәри авыруларны киметү буенча кисәтү чараларына страховкалау взносларының 20 процентын бүлеп бирә. 2019 елның яхшы хәбәре - хәзер ул 30 процент тәшкил итәчәк.
Социаль страховкалау фондыннан эш бирүчеләргә акча бүленгән чаралар исемлегенә яңа пункт өстәлде - бу пенсия алды яшендәгеләр өчен санаторий-курортта дәвалану. Бу яңа юнәлешкә оешмалар производствода бәхетсезлек очракларыннан яки һөнәри авырулардан социаль страховкалауның өстәмә 10 процентын яки барлык 30 процентын җибәрә алалар.
Агымдагы елда РФ Социаль страховкалау фондының Башкортстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе республикада теркәлгән эш бирүчеләргә һөнәри хәвефләрне киметү өчен кисәтү чараларына 435 млн сум бүлеп бирүне планлаштыра, һәм бу яңалыкларны исәпкә алып узган елгы суммадан бер ярым тапкыр күбрәк. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда 295,7 млн сум бүлеп бирелде, программада 3075 мең оешма катнашты.
Социаль страховкалау фонды средстволары исәбенә предприятиеләр хезмәт шартларын махсус бәяли, үзләренең хезмәткәрләрен медицина каравына җибәрә, хезмәтне саклау буенча укыта, индивидуаль саклану чаралары, аптечкалар, алкотестер, алкометр, тахограф кебек приборлар сатып ала, шулай ук зарарлы шартларда эшләгән хезмәткәрләрне санаторий-курорт дәвалануына җибәрә алдылар.
Игътибар итегез, элекке исемлектә дә санаторий-курорт дәвалануы бар, әмма зарарлы шартларда эшләүчеләр өчен генә. Яңалык программада катнашучы предприятиеләр исемлеген шактый киңәйтә, шулай ук сәламәтлекләрен яхшырта алачак хезмәткәрләр санын арттыра. Вакытында Социаль страховкалау фондына мөрәҗәгать итәргә өлгерү мөһим. Мөрәҗәгать итүнең вакыты һәм шартлары шул ук калды - 1 августка кадәр.
Чаралар исемлегенә элеккечә страховкалау взносларының 20 процентын юнәлтергә мөмкин.
Финанслау программасы максатлы, ягъни эш бирүчеләр Фонд средстволарын башка ихтыяҗларга юнәлтә алмыйлар, бу хезмәткәр өчен бик яхшы.
Бакалы районында Социаль страховкалау фонды средстволарын кисәтү чараларына юнәлтә алган 132 оешма бар.
Әгәр дә оешмада 100дән кимрәк кеше эшләсә, оешмалар күрсәтелгән вакытта кисәтү чараларын финанслау өчен мөрәҗәгать итмәгән булсалар, исәпкә соңгы 3 елдагы страховкалау взнослары алына.
РФ Социаль страховкалау фондының БР буенча төбәк бүлекчәсенә яки аның филиалларына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәҗәгать итегез. Консультация өчен телефон: 8 (347) 255-95-33.
Башкортстанның Социаль страховкалау фонды.
Читайте нас: