+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 июнь 2019, 00:52

Туган якның табигатен саклыйк

Әйләнә-тирә мохитне саклау көне - бу әйләнә-тирә мохит проблемалары турында уйлану, аның торышына игътибар итү өчен сәбәп. Мондый көннәр табигатьне саклау буенча хәл-шартларны яхшыртуга юнәлтелә. Район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча билгеле бер эш үткәрелә.

Әйләнә-тирә мохитне саклау көне - бу әйләнә-тирә мохит проблемалары турында уйлану, аның торышына игътибар итү өчен сәбәп. Мондый көннәр табигатьне саклау буенча хәл-шартларны яхшыртуга юнәлтелә. Район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча билгеле бер эш үткәрелә.
Агымдагы елда табигатьне саклау чаралары: 12 чишмәне тазарту һәм төзекләндерү, 17 буаны тикшерү үткәрелде. “Ташкын”, “Сыерчык оясы”, “Сыерчыклар кайтты”, “Умырзая”, “Экологик шимбә өмәсе”, “Парклар маршы” операцияләре, “Халыкара җир көне”, “Яшел Башкортстан”, “Посадкаларның чисталыгы” акцияләре, экодәресләр һәм башкалар оештырылды.
Барлык авыл биләмәләре территорияләрендә паркларны, скверларны, юл яны полосаларын, юл кюветларын, чишмәләрне төзекләндерү буенча экологик шимбә өмәләре оешкан төстә үтте. 48 километрлы зона ауган агачлардан һәм чүп-чардан тазартылды. Шимбә өмәләре чорында 6 мең төп агач һәм куак утыртылды, торак пунктларда 1,5 мең кв. м юл, 4800 п.м койма һәм төзекләндерүнең башка элементлары ремонтланды.
“Экология” җәмгыяте төбәк операторы җитәкчелегендә каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасы эшли башлады. Авыл биләмәләре хакимиятләре каты коммуналь калдыклар түгү урыннарын бетерү буенча эшкә актив кушылдылар, контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү белән шөгыльләнәләр. Ел башыннан 520 контейнер урнаштырылды, якын вакытта тагын 140ны урнаштыру планлаштырыла.
Авыл биләмәләрендә Сабантуй бәйрәме үткәрү урыннарында “Яшел десант” акциясе үтте. Урман стадионы территориясен чүптән һәм ауган агачлардан тазарту буенча район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре вәкилләре актив эшләделәр.
Апрель дәвамында “Агач утырт – гомер бүләк ит!” акциясе күмәк үтте. Ахман һәм Мирзаит авылларында, Иске Маты мемориаль комплексы территориясендә, Дубровка, Яңа Катай авыллары обелисклары янында “Хәтер аллеялары” барлыкка килде. Боҗыр, Иске Маты һәм Тактагул авылларында “Мәктәпне тәмамлаучылар аллеялары”, Камышлытамакта “Дан аллеясы”, Яңа Илектә “Гаилә аллеясы”, Балчыклыда “Тынычлык аллеясы”, Иске Корычта “Бәхет чишмәсе”, Килкабызда “Яшьлек чишмәсе”, Иске Костейда - ”Җиңү”, Үмердә - ”Иске тегермән”, Иске Шарашлы авылында “Спорт аллеясы”нда яфраклар шаулый башлаячак. Район үзәгендә яшьләр паркы, стадион, базар юнәлеше буенча күл буенда, Киров, Горький, Октябрьская, Ворошилов урамнары буенча, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, мәктәпләр, авыл мәдәният йортлары, Сосновка авылында аллея территорияләрендә яшь агачлар утыртылды.
Психоневрологик интернат, “Бакалы”, “Икмәк комбинаты”, “Җәмәгать туклануы” кулланучылар җәмгыятьләренең, район үзәк дәваханәсе, район хакимияте, район Мәдәният сарае, Пенсия фонды, мәгариф бүлеге, шәхси эшкуар И.Т.Владимировның “Зоо-мир” магазины, ветеринария станциясе, район гәзите редакциясе һәм Күпфункциональ үзәк, мәктәпкәчә һәм белем бирү учреждениеләре территорияләре төзекләндерелгән булулары белән аерылып торалар.
“Комфорт”, “Строитель”, “Җылылык челтәре” җәмгыятьләре, “Мустафа-лес”, газ хезмәте, юл төзү-ремонтлау идарәсе, элемтә үзәге, РЭЧ, “ХПП-Бакалы” җәмгыятьләре, “Коммунхоз” МУП коллективлары юл буе полосаларын чүп-чардан һәм ауган агачлардан тазарту һәм җыештыру буенча ел саен актив эш алып баралар, зиратларны, чишмәләрне һәм башкаларны төзекләндерүдә транспорт, төзелеш материаллары белән ярдәм итәләр.
Экологик шимбә өмәләрендә, чишмәләрне төзекләндерү буенча эшләрдә, юл яны полосаларын чистартуда һәм җыештыруда Иске Корыч, Камышлытамак, Михайловка, Дияш, Мостафа авыл биләмәләре аерылып тордылар.
Белем бирү, мәктәпкәчә учреждениеләрдә “Экологик грамоталылык атналары” кысаларында дәресләр үтте.
5 июньдә, Әйләнә-тирә мохитне саклау көнендә, “Евразиянең чиста ярлары” халыкара акциясе оештырылды. Бакалылар Яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитет белгечләре һәм волонтерлар, 65нче янгын сүндерү часте, БРның җирләрне мелиорацияләү буенча идарәсе ДКУ хезмәткәрләре катнашлыгында Бакалы авылы буасы ярларын тазартуны үткәрделәр. Иске Маты авыл Советы авыл биләмәсендә буаларны тазартуда бюджет хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары катнашты.
Хәзерге вакытта һәрҗирдә экологик проблема бар. Ул гамәлдә матди производствоның барлык тармакларында, шул исәптән авыл хуҗалыгында чагыла. Районда яшәүчеләрне, барлык предприятиеләр җитәкчеләрен табигатьне саклау законнарын күзәтергә чакырам. Гомуми тырышлыклар белән туган якның табигатен саклыйк, киләчәк буынга чиста урманнар, елгалар һәм буалар калдырыйк.
Фәйрүзә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,
БР Экология министрлыгының Туймазы
территориаль идарәсе
дәүләт инспекторы.
Читайте нас: