+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
17 июнь 2019, 18:26

Ял, тәэссоратлар, яңа дуслар

Җәйге лагерь – бу бик яхшы ял, бихисап тәэссоратлар, яңа дуслар, балаларны иҗади үстерү, баланың рухи дөньясын һәм аң-белемен баету мөмкинлеге.Районыбызның төрле почмагыннан 81 бала ял иткән “Радуга” балалар сәламәтләндерү лагерында эш көннәре чиктән тыш киеренке.

Балаларның ямансуларга вакыты юк, алар һәрвакыт кызыклы вакыйгалар уртасында. Һәр иртәгәсе көн алдагысына охшамаган, алар яңа тәэссоратлар, аралашу һәм очрашулар белән тулы. Лагерь берничә - спорт-сәламәтләндерү, интеллектуаль-танып-белү, мәдәни, хәрби-патриотик юнәлешләр буенча эшли. Анда үткәрелгән чараларның төп максаты - балаларны тарихка, халык мәдәниятенә җәлеп итү, аларда Туган илне ярату, шәфкатьлелек, толерантлык кебек сыйфатлар формалаштыру. Лагерьның эш планына ярашлы, тематик көннәр, “Хәрби-интернационалистларны хәтергә алу көне”, “Сәламәтлек көне”, “Җир кешеләренә - чиста планета”, “Без – Русия балалары” һәм башка чаралар үтте инде. Алар барышында балалар тарих, география, башлангыч хәрби әзерлек, физик культура һәм спорт өлкәсендә өстәмә белем һәм осталык алалар.
Күпчелек занятиеләр саф һавада үтә, көн саен зарядка һәм бию күнегүләре, футбол, волейбол, пионербол буенча ярышлар оештырыла.
Балалар “Шпионы”, “Убойная сила”, “Русские солдаты”, “ВДВ” исемле дүрт отрядка берләштерелделәр. Гадәти булмаган исемнәр үзләре үк әйтеп тора - үсмерләр талантлылар, тапкырлар, үзләрен спортта гына түгел, бәлки иҗатта да чагу күрсәтәләр. Дәртләнеп җырлыйлар, матур биюләр башкалар.
Көнгә биш тапкыр тулыкыйммәтле, төрләндерелгән туклану - сәламәтләнүнең һәм файдалы ялның нигезе. Менюга итле, сөтле блюдолар, җимешләр яшелчәләр, сутлар, кондитер изделиеләре кертелгән. «Пешекчеләр тәмле пешерәләр», – диләр балалар бертавыштан.
Лагерь начальнигы Алина Хатыйповна Гәрәйшина һәр баланың йөрәгенә ачкыч тапкан педагогларның эшеннән канәгать. Барлык 12 тәрбияче һәм вожатый, физрук, музыка җитәкчесе һәм башка хезмәткәрләр – район белем бирү учреждениеләренең тәҗрибәле хезмәткәрләре, аларның балалар белән эшләү стажы зур. Шәфкать туташы Л.А.Габдрахманова һәм хуҗалык мөдире С.М.Шәрәфетдинова күп еллар намуслы хезмәт куялар.
Район хакимияте, район мәгариф бүлеге ярдәме белән квалификацияле кадрлар җәйге-сәламәтләндерү ялын югары дәрәҗәдә оештырганнар. Ял итүчеләрнең фикерләре шуны раслый.
Айтуган Шәймөхәммәтов:
- Беренче тапкыр ял итәм, миңа барысы ошый. Тәрбиячеләр ачык күңеллеләр, тәмле ашаталар. Көн саен футбол, волейбол уйныйбыз.
Светлана Зянгирова:
- Лагерьда бик күңелле, танышларым күп, алар арасында берничә сыйныфташым бар. Безнең вожатыйлар Алиса Олеговна һәм Линар Рәшәтович - иң яхшылар.
Вадим Зибаев:
- Ямансуларга вакыт юк, көн саен яңа чара. Күп яңа дуслар таптым, лагерьдан соң алар белән аралашачакмын.
Марат Хәйруллин:
- Бер генә минут та буш вакыт юк. Яраткан спорт төре - көрәш белән шөгыльләнергә дә мөмкин. Илдар Фаилович яхшы тренер, барысын анык аңлата.
Эльвира Шәйхразиева.
Читайте нас: