+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 июнь 2019, 18:44

Бакалылар «Терра Башкирия» турнирында

Уфа шәһәрендә «Акбузат» ипподромында «Терра Башкирия» атлы спорт турнирының бишенче этабы үтте. Чабышларда Бакалы, Федоровка, Балтач һәм Бөре районнарыннан атлы спортны яратучылар катнаштылар. Финалга путевка өчен өч дистә җайдак ярышты.

Кагыйдә буенча турнир ике этапта үтте: башта алдан үткәрелгән чабышларда район чемпионын билгеләделәр, аннан соң беренче һәм икенче урыннарны алучылар «Акбузат» ипподромы атларында үзара ярыштылар, алар жирәбә буенча бирелделәр.
Безнең районнан турнирга 8 җайдак барды. Ярышларда катнашу өчен үз атларын В.Белоусов, В.Әбдерәшитов, И.Тихонов, И.Такашов, И.Насыйбуллин, «Якты чишма» кооперативы, «Чишмә» җәмгыяте бирде. Бакалы районы кубогын киеренке көрәштә Ураган атында (ШЭ В.Белоусов) Эльдар Гобәйдуллин яулады. Икенче урынны Илнур Насыйбуллин һәм аның Задонск аты алды, Сандугач атында Игорь Такашов өченче призчы булды.
Моннан тыш, ипподром фойесендә республика районнары күргәзмәләре җәелдерелде. Анда башкорт кымызы, умарта балы, ит деликатеслары, борынгы кәсеп - тукучылык продукциясе, агачтан кызыклы фигуралар һәм башка изделиеләр куелды. Бакалы районын «Бакалы» кулланучылар җәмгыяте күрсәтте, сатуга ул үзе җитештергән продукцияне чыгарды.
Төп сәхнәдә улы Азамат белән Рөстәм Ханнанов (район Мәдәният сарае) лаеклы чыгыш ясадылар. Район хакимиятенә һәм турнирда барлык катнашучыларга ярдәм һәм турнирда районны лаеклы күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәсе килә.
Сергей Шокуров, авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы.
Читайте нас: