+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 июнь 2019, 18:52

«Торак һәм шәһәр мохите» проекты кысаларында

Төзекләндерү темасы – илебезнең барлык шәһәрләренә һәм торак пунктларына диярлек кагылган иң җитди проблемаларның берсе. Әлеге мәсьәләнең катлаулылыган аңлап, 2016 елның сентябрендә Русия Хөкүмәте рәисе Д.А.Медведев Президент В.В.Путинның Дәүләт Думасында “Бердәм Русия” фракциясе белән очрашуында бөтен ил территориясен чолгап алырдай Русия шәһәрләрен төзекләндерү буенча гомумфедераль программасы булдыру башлангычы белән чыгыш ясады. Мәсәлән, 2017 елның Президент йөкләмәсе буенча Русия Федерациясе территориясендә составына 1000 кешедән күбрәк халыклы торак пунктлар кергән муниципаль берәмлекләрдә йорт яны территорияләрен һәм җәмәгать зоналарын төзекләндерү буенча “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” өстенлекле проекты старт алды. Программага безнең республика да актив кушылды. “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында 2019 елда 1,4 млрд сумнан күбрәккә җәмәгать территорияләрен төзекләндерү планлаштырыла. Бу средстволарга республиканың барлык 63 шәһәр округында һәм муниципаль районында, шул исәптән Бакалы районында да, 142 җәмәгать территориясен төзекләндерү планлаштырыла.

Безнең район программага узган елда кушылды. Анда катнашу нәтиҗәсендә ике җәмәгать территориясе төзекләндерелде – Кызыл партизаннар урамы буйлап җәяүлеләр юлына асфальт түшәлде һәм үзәк мәйданда Ленин исемендәге сквер төзекләндерелде.
Быел программа кысаларында өч җәмәгать территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Мәктәп урамы киселешеннән Совет урамына кадәр Ленин урамында, район хакимиятеннән Кооперативная урамына кадәр тротуар тулысынча яңартылачак, ял зоналары барлыкка киләчәк, анда эскәмияләр, урналар куелачак, өстәмә яктылык булдырылачак, клумбалар утыртылачак.
Икенче территория – үзәк мәйдан. Өченче – өске урау юлдан Төзүчеләр урамы буйлап яңа мәктәпкә кадәр җәяүлеләр зонасы. Заманча мәктәп 800дән күбрәк укучы өчен ишекләрен ачканчыга кадәр бөтенләй аз вакыт калып килә һәм биредә тротуар булу бик кирәк. Җәй ахырына кадәр Ленин урамындагы кебек биредә дә брусчатка җәелгән тротуар, метеостанция бинасы янында ял урыннары һәм зур булмаган уен мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
Аукционда эко-номияләнгән акча Күпер урамында парковка төзүгә юнәлтеләчәк. Анда әзерлек эшләре бара: иске стела алынды, территориясе тазартылды һәм тигезләнде һәм башкалар.
Кайбер бу объектлар буенча проект-смета документациясе эшләнгән, подрядчысы билгеләнгән, төзелеш материаллары кайтарыла. Төзекләндерү эшләре алып барыла инде.
Программа кысаларында эшләрне үткәрүгә быел барлыгы 9 млн сумнан күбрәк средство бүленәчәк.
Иван МИРОНОВ, Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: